Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

ЮХИДИ ата-аналарга балаларны автомобильдә дөрес йөртергә өйрәтәчәк

Дәүләт автоинспекциясе "Куркынычсыз хәрәкәт" эксперт үзәге белән берлектә автомобильдә балаларны йөртү кагыйдәләренә өйрәтү системасын төзи.

(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”). Дәүләт автоинспекциясе "Куркынычсыз хәрәкәт" эксперт үзәге, шулай ук төбәк хакимиятләре белән берлектә ата-аналарны автомобильдә балаларны йөртү кагыйдәләренә өйрәтү системасын төзи. Калугада өлкә клиник хастаханәсенең перинаталь үзәге базасында ата-аналар өчен тренинглар үткәрү буенча проект старт алды. Болар барысы да "Юл хәрәкәте иминлеге" федераль проекты кысаларында үткәрелә.

Балаларны автомобильләрдә йөрткәндә куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтүнең бердәм системасын булдыру күздә тотыла. Проект 3 елга исәпләнгән, ул Россия Федерациясе 85 субъектының 100 шәһәрен колачлаячак. Быел тренинглар Россиянең барлык федераль округларының 30 шәһәрендә узачак.

Статистика мәгълүматларына караганда, узган елда Россиядә 167 мең авария булган. Юл-транспорт һәлакәтләренең 19,9 мең очрагы балалар катнашында. Аларда 21,7 мең бала яраланган һәм 628се һәлак булган. Шул ук вакытта балалар катнашындагы һәлакәтләрнең күбесе өлкәннәр гаебе белән килеп чыккан.

Балалар үлеменең бер сәбәбе - яшь әти-әниләрнең балалар өчен махсус утыргычлардан файдаланмавы, яки арзанлы аналогларын сайлаулары. Россия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе башлыгы урынбасары Владимир Кузин олыларга балаларны автомобильләрдә дөрес һәм куркынычсыз йөртүне белдерү юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлеше, диде.

"Мондый эш балалар катнашындагы авария дәрәҗәсен киметергә ярдәм итәчәк, шулай итеп без 2030 елга юл - транспорт һәлакәтләрендә үлем-китем юклыгына ирешү буенча илкүләм проект максатларына омтыла алачакбыз", - диде ул.

"Куркынычсыз хәрәкәт" эксперт үзәге президенты Наталья Агре хәбәр иткәнчә, проект кысаларында булачак ата-аналар өчен балаларны йөртүнең төп кагыйдәләренә багышланган өйрәтү семинарлары һәм мастер-класслар үткәреләчәк. Анда балалар өчен сертификацияләнгән махсус утыргычлар куллану, хәрәкәт тизлеген саклау һәм сак йөртү, шулай ук юл аша коляска белән чыгу кебек кагыйдәләрне өйрәтү каралган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ПДД