Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

ЮХИДИ башлыгыннан – киңәш

Хөрмәтле әти-әниләр, онытмагыз, алгы утыргычта 12 яшькә кадәрге, ә арткы утыргычта 7 яшькә кадәрге балаларны бары автокреслоларда, ә 12 яшьтән өлкәнрәкләрне куркынычсызлык каешы белән генә йөртү мәҗбүри

Рафил ШӘЙМӨХӘММӘТОВ, район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе, полиция майоры:

“Хөрмәтле әти-әниләр, онытмагыз, алгы утыргычта 12 яшькә кадәрге, ә арткы утыргычта 7 яшькә кадәрге балаларны бары автокреслоларда, ә 12 яшьтән өлкәнрәкләрне куркынычсызлык каешы белән генә йөртү мәҗбүри.

Балагыз юлда яктырак, ачыграк күренсен өчен хәстәрен күрегез. Баланың киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булырга тиеш. Исегездә тотыгыз – караңгыда кара, соры киемдә кечкенә җәяүле транспорт йөртүчегә бөтенләй күренми, димәк аны таптату куркынычы бар. Юл йөрү кагыйдәләре буенча җәяүлеләр караңгы вакытта киемнәренә яктылык кайтаручы элементлар тагарга яисә браслетлар кияргә тиешлеген беркайчан да исләреннән чыгармасыннар иде. Балалар иминлегенә битараф булмасак иде”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юлларда