Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

ЮХИДИ бүлеге җитәкчелеге “Хезмәт”леләрне бүләкләр белән куандырды

Ел саен Яңа ел бәйрәме алдыннан район ЮХИДИ бүлеге коллективы редакциябезне бәйрәм бүләкләре белән сөендерә.

Матур традиция буларак, быел да район ЮХИДИ бүлеге коллективы бәйрәм алды көннәрендә “Хезмәт”леләрне бүләкләр белән куандырды. Район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рафил Шәймөхәммәтов, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе Лилия Һадиева редакция коллективы белән тыгыз элемтәдә эшләп, райондашларыбызны юлларда һәрчак игътибарлы булырга чакырган, иминлекне пропагандалаган язмалар һәм конкурсларда даими катнашып, матур нәтиҗәләргә ирешкән өчен рәхмәт белдереп, күпфункцияле җайланма бүләк иттеләр.

 

Шулай ук журналистыбыз Зәлия Фәйзрахманова районда юл хәрәкәте иминлеген яктырту буенча "Ышаныч һәм иминлек" массакүләм мәгълүмат чараларының район конкурсында 1нче урынны яулап, диплом һәм истәлек бүләкләренә лаек булды. Котлыйбыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бүләкләнү мфу