Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

ЮХИДИ Казанда үлем белән тәмамланган юл һәлакәте оештырган такси йөртүчесен эзли

Кичә Салмачи бистәсендә 36 яшьлек ир-ат авариядә һәлак булды.

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). ЮХИДИ Казанда үлем белән тәмамланган юл һәлакәте оештырган такси йөртүчесен эзли. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Исегезгә төшерәбез, юл-транспорт һәлакәте кичә кичке алтыда Салмачы бистәсендәге Үзәк урамда булды. «Рено» (такси) руле артында 22 яшьлек шоферның куркынычсыз тизлек сакламыйча каршы як полосага чыгуы һәм «Фольксваген» белән бәрелешүе ачыкланган. Бәрелүдән такси юл читенә төшеп, әйләнеп капланган. Авария нәтиҗәсендә 36 яшьлек такси пассажиры һәлак булган.

«Рено» шоферы юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан.

Казан дәүләт автоинспекциясе «Рено» машина йөртүчесе турында белүчеләргә 8-843-533-38-19 һәм 8-843-533-38-48 телефоннары аша хәбәр итүне сорый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп Юл-транспорт һәлакәте