Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

ЮХИДИ хәбәр итә

9 айлык мәгълүматларга караганда, республикада балалар катнашы белэн 474 юл һәлакәте теркәлде, анда 10 бала үлде, 491 бала төрле тән җәрәхәтләре алды.

Районыбызда да балалар катнашы белән 2 һәлакәт теркәлде, шуларда 2 бала яраланды. 1 бала пассажир булса, икенчесе җәяүле һәм үзе үк тә гаепле.
Балаларның – көзге каникуллары. Каникул вакытында балалар өйдэ генә утырмый. Урамда алар юл аркылы чыгарга мәҗбүр булалар. Төрле юл һәлакәтләренә дучар булмасыннар өчен балаларыбызга кат-кат юл кагыйдәләрен исләренә төшереп торсак та артык булмас. Ә инде җиде яше тулмаган баланы үзен генэ урамга чыгару бөтенләй ярамый. Кичләрен караңгы бик тиз тошэ. Баларыбызның иминлеге өчен киемнәрендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булдыру аларның гомерен саклап калу өчен бик тә кирәк. Караңгы вакытта шоферга, кара киемнән дә булса, җәяүлене күрү кыенлаша, ә яктылык кайтарткычлар күрү аралыгын 3 тапкырга кадәр арттыралар. Яктылык кайтарткычларны җәяүлеләрнең барысына да тагып йөрсә дә артык булмас, чөнки статистика буенча җәяүлене бәрдерү күбрәк карангы вакытта җәяүлене күрмәү сәбәпле килеп чыга.
2017 елның 1 июленнэн юл хәрәкәте кагыйдәләренә 7 яшьлек баланы машинада арткы урындыкта каеш белэн эләктереп ййрергэ дә ярый дигән үзгәрешлэр керсэ дә, баланың куркынычсызлыгы очен Юл хәрәкәте инспекциясе 11 яшькэ кадәр креслода утыртып йөртергә киңәш итә. Ә алдагы урындыкта 11 яшькә кадәр креслога утыртып йөртү мәҗбүри.
Хөрмәтле әти-әтиләр, иң зур байлыгыбыз – балаларыбызга игътибарлы булыйк! Беребезгэ дэ балалар хәсрәте күрергә язмасын! Юлларыбыз хәвеф-хәтәрсез, имин булсын !

Лилия Хадиева
Балтач Юл хэрэкэте инспекциясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар