Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

ЮХИДИ һәм полиция хезмәткәрләре көчле операция үткәргән (+фотолар)

Карадуганда 52 транспорт чарасы тикшерелгән. Нигә?

Яңа елны каршы алган көннәрдә районыбызда янәдән «Тоннель» операциясе үткәрелде. Бу юлы Карадуган авылыннан үтеп-китеп йөрүче шоферлар һәм транспорт чаралары тикшерелде. Операция барышында 52 транспорт чарасы туктатылып, шулар арасыннан машина номеры укылмый торган өч автомобиль хуҗасына, иминлек каешын такмаган бер шоферга, баласын махсус креслога утыртмаган бер кешегә, иминият полисы булмаган бер йөртүчегә, ут яндырмыйча хәрәкәт итүче бер шоферга ЮХИДИ һәм полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан беркетмәләр төзелде. Хөрмәтле райондашлар, мондый төр тикшерүләр гел булып торуга да карамастан, юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар һәрдаим ачыкланып тора. Яңа ел бәйрәмнәрендә яхшы кәефләрне бозмас өчен, юл йөрү кагыйдәләрен үтәп, юлларда бер-беребезне хөрмәт итеп йөрсәк иде, дип хәбәр итәләр Балтач районы ЮХИДИ бүлегеннән.

Фотолар Балтач районы ЮХИДИ бүлегеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев