Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

ЮХИДИ шәһәр урамнарында рөхсәт ителгән тизлекне киметү тәкъдимен хуплады

Тизлекне киметү һәр урам өчен аерым каралачак.

Россия Дәүләт автоинспекциясе шәһәр урамнарында тизлекне рөхсәт ителгән 60 км/сәг тән 30 км/сәг кә кадәр киметү инициативасын хуплый, әмма моны һәр урам өчен аерым һәм нигезләнгән рәвештә эшләргә кирәк булуын искәртә.

Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге фәнни үзәге башлыгы Дмитрий Митрошинга сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Гомуми карашлар буенча, тизлек түбәнрәк булган саен, үлем-китем очраклары да кими. Бу логика буенча карасаң, һәлакәттә үлүчеләр булмасын өчен, юл хәрәкәтен бөтенләй тыярга кирәк, әмма, абсурдка җиткерергә кирәкми. Шуңа күрә тизлекне 30 км/сәгатькә кадәр киметүне объектив нигезләсәк — була. Әмма барысы да штраф түләнми торган чик күрсәткечкә кайтып кала: 30 км/сәг дибез, ә башта 50 км/сәг», — ди Митрошин.

Митрошин тизлекне киметү буенча вәкаләтләрнең башкарма хакимият органнарында булуын, ЮХИДИнең тикшерү белән генә шөгыльләнүен билгеләп үтте.

«Чикләүләр нигезләнгән булырга тиеш. Тизйөрешле магистральдә сәгатенә 130 чакрымнан 30 билгесенә кадәр киметсәк, аны беркем дә үтәмәс. Һәр ситуацияне аерым карарга кирәк. Урам-юл челтәрләренә масштаблы ревизия ясарга кирәк», — дип сөйләде Митрошин.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тизлек