Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

ЮХИДИ тагын тәгәрмәч тәгәрәтте

Барлык конкурслар буенча нәтиҗә чыгарганнан соң,  жиңүче булып ...

30 апрель көнне “Батыр” яшьләр үзәгендә Балтач юл хәрәкәте юл инспекциясе, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге «Куркынычсыз тэгэрмэч» конкурсы үткәрде. Конкурска районыбызның 18 гомуми урта һәм төп белем бирү учреждениеләреннән 9-11 яшьлек малайлар һәм кызлар барлыгы 72 бала катнашты. Алар юл йөрү кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, велосипедта фигуралы йөрү, велосипед төзелешен белү һәм схема буенча өйдән мәктәпкә иң куркынычсыз һәм кыска юлны табу конкурсларында үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Барлык конкурслар буенча нәтиҗэ чыгарганнан соң,  жиңүче булып Салавыч күппрофильле лицее командасы җинүче дип табылды (Җитэкчесе Гыйләҗев  Р.Ф.) Икенче урында Балтач гимназиясе командасы (җитәкчесе  Җәләлов К.В.), өченче урында Бөрбаш мәктәбе командасы (җитәкчесе АкбировР.Ф.), дүртенче урында Урта Көшкәт урта мәктәбе (җитэкчесе Камаев В.П.), бишенче урында Сосна топ белем бирү мәктәбе(җитәкчесе Хәкимов Р. Х.).

«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет

учрежденисенең Балтач бүлеге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс