Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

ЮХИДИнең “кара исемлеге”нә керүче 55 шофер билгеле

Статистика күрсәтүенчә, Россиядә бер елда гына да 26 меңнән артык кеше юл һәлакәтенә очрап, бакый дөньяга күчә.

 Көндәлек тормышта бу турыда уйлап та карамыйбыз. Тик шунысын онытмыйк: юлларны имин итү – үзебезнең кулларда!

Шунысы аяныч – бер кешенең җавапсызлыгы аркасында башкалар да зыян күрә. Кызканычка каршы, спиртлы эчемлек кулланып та руль артына утыручы шоферлар да очрап тора. Районыбыз юлларында гыйнвар аенда гына да 10 шундый шоферга беркетмә төзелде. Штрафларның зур булуы да, юлларда кыйммәтле машиналарның күп булуы да рульгә спиртлы эчемлек кулланып утырганчы уйланырга мәҗбүр итәргә тиеш ләбаса. Зур игътибар сорый торган кагыйдә бозулар – машина йөртү таныклыгы булмыйча яки аннан мәхрүм ителеп тә руль артына утыручылар, каршы як полосага чыгу кагыйдәсен бозучылар, хәрәкәттә җәяүлеләргә яисә юл хәрәкәтендә хәрәкәт өстенлегеннән файдаланучы башка катнашучыларга өстенлек бирмәүчеләр, иминлек каешын эләктермичә йөрүчеләр, балаларны махсус җайланмасыз утыртып йөрүчеләр һәм юл кагыйдәсен бозучы җәяүлеләр. Шушындый юл кагыйдәләрен бозучыларны кисәтү максатыннан, ЮХИДИ һәм район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре атна саен рейдлар оештыра. Мәсәлән, май аенда булган рейдлар нәтиҗәсендә 55 юл кагыйдәсен бозучыга беркетмә төзелде, шуларның 4се – спиртлы эчемлекләр эчеп транспорт белән идарә иткән өчен, 1се – таныклыгы булмаган килеш машина белән идарә итүче, 1се – каршы як полосага чыгу кагыйдәсен бозучы, 19ы – иминлек каешын такмаучылар, 3се – җәяүлегә, 2се – балаларны махсус җайланмасыз утыртып йөрүчеләр, 5се – укып булмый торган номерлы машина белән идарә итүче. Юл хәрәкәтендә катнашучының төп бурычы – кагыйдәләрне үтәү! Һәрберебез дә игътибарлы булсак кына һәлакәткә юлыкмабыз, исән-сау булырбыз. Барыбызга да имин юллар насыйп булсын!

Район ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп