Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Юл ашыгуны кичерми

5 август кичендә Арча районында куркыныч юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Кызганыч, ашыгу кеше гомере өзелүгә дә сәбәпче булды. Зыян күрүчеләр арасында балалар да бар.

Юлдагы күңелсез хәл кичке сәгать 6 тулып киткәч була: Иске Төрнәле авылы янындагы юлда «Лада Калина» һәм «Рено Сандеро» автомобильләре бәрелешә. ЮХИДИ идарәсенең рәсми мәгълүматларына караганда, Балтач ягыннан килгән «Лада» автомобиленең тизлеге югары булган, каршы як хәрәкәт полосасына чыккан һәм «Рено» машинасы белән бәрелешкән. Соңгысы юл читенә үк «очкан».

Һәлакәт аркасында «Рено Сандеро» автомобилен йөртүче 33 яшьлек ир-ат Арча хастаханәсендә вафат булган. Аның 4 пассажиры һәм «Лада»дагы 4 кеше шулай ук хастаханәгә озатылган. Алар арасында 5, 7 һәм 16 яшьлек өч бала да бар.

6 август иртәсендә Менделеевск районындагы транспорт һәлакәте дә аяныч тәмамланган: «Лада Калина» һәм «Дэу Джентра» автомобильләре бәрелеше аркасында беренчесенең йөртүчесе вафат булган. Татарстан Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, һәлакәткә «Лада» машинасының каршы полосага чыгуы сәбәпче булган. Өч кеше, шул исәптән һәлак булган йөртүченең хатыны да хастаханәгә озатылган.

Тәтештә хокук сагындагылар тырышлыгы белән һәлакәт булмый калды. Анда исерек килеш руль артына утырырга җөрьәт иткән ир Росгвардия хезмәткәрләре тарафыннан кулга алынды. Тәтешнең 200 еллыгы урамын күзәтеп йөргән экипаж ава-түнә кибеттән чыккан ирне күреп ала. 30 яшьләрдәге ир-ат, берни булмагандай, «ВАЗ 21115» машинасына утыра һәм кузгалып та китә. Экипаж хезмәткәрләре аны бик тиз куып җитә һәм туктата. Монастырское авылы кешесе элек тә шундый ук гамәл өчен эләккәне булган инде. Бу очракта исә штраф белән генә котыла алмас, аңа карата җинаять эше кузгаттылар. Ир-атка Җинаять Кодексының 264нче маддәсе буенча җавап тотарга туры киләчәк.

Сүз уңаеннан: Россиядә машина йөртүчеләрнең 20 процент чамасы коры һава шартларында яхшы юлда тиешле тизлекне арттыра икән. Бу санны Россия ЮХИДИ идарәсе уздырган социологик сораштыру нәтиҗәләре сөйли.
Һәр унынчы машина йөртүче тизлекне ашыкканга арттыруын әйтсә, ә һәр егерменче кеше «тиз йөрергә ярата» икән. Машина йөртүчеләрнең яртысы  нинди һава шартлары булса да, тизлекне арттырмый икән.

Сак булыгыз: юл ялгышларны кичерми!

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/yul-ashyguny-kichermi

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев