Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Юл хәрәкәте иминлегенә һәркем җаваплы (+фото)

Бүген район башкарма комитеты каршында эшләп килүче юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең чираттагы җыелышы булып узды. Анда әлеге юнәлешкә кагылышлы барлык җаваплы органнар да катнашты. 

Утырышта сүз иң элек район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рафил Шәймөхәммәтовка бирелде. - Тиздән яңа уку елы башланып китәчәк. Районыбызда укучыларны йөртә торган 23 автобус бар, шулар арасыннан берничәсендә төзек булмаулары ачыкланып, тиз арада бу кимчелекләрне юк итү бурычы куелды, - дип балалар иминлегенә турыдан-туры кагылышлы мәсьәләне күтәрде Рафил Равилевич. Бу урында шуңа да тукталып үтәсе килә, укучыларны автобуста йөрткәндә алар белән җаваплы укытучы да була, менә алар һәрбер баланың иминлек каешы куелуын да карарга тиешләр. Быелдан әле маскалары булу да мәҗбүри куелачак. Автобус шоферы юлга да, укучыларга да игътибар итеп бетерә алмый, шуңа да мөгаллимнәр үзләренең төп бурычларын онытмыйча, техника хәрәкәт итә башлаганчы да, аннан соң да уяу булсыннар иде, дип сүзен дәвам итте район ЮХИДИ бүлеге башлыгы. 
Бу атнада “Игътибар, балалар” акциясе дә башланып китте. Балаларны машинада йөрткәндә дә, җәяүле буларак йөргәндә дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәрчак аңлатып, исләренә төшереп торырга кирәк. Белем көне алдыннан һәрбер җирлектә мәктәп янәшәсендәге җәяүлеләр юлы һәм юл кагыйдәсен искәртүче юл билгеләре тикшерелгән, булган кимчелекләр тиешле органнарына җиткерелгән. 
Икенче мөһим мәсьәлә - хуҗалык басуларыннан олы юлга чыгып хәрәкәт итүче техникалар белән юлга чыккан балчыкның куркыныч тудыруы. Бу бигрәк тә басуда кукуруз өлгереп, силос ташый башлагач башлана, дип искәртеп китте Рафил Равилевич. 
Җыелышта балаларда булырга тиешле яктылык кайтарткыч элементлар хакында да, төрле оешмаларның төп юлларда тиешсез казу эшләре алып барулары да, шулай ук 2021-2022 елларда районыбызда юл төзелешенә кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев