Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Юл кырыен саклый һәйкәлләр

Агымдагы елның 10 айлык мәгълүматларына карасак, республика буенча юл-транспорт һәлакәтендә 272 кеше һәлак булган.

2005 елдан башлап ноябрьнең өченче якшәмбесе юл фаҗигасендә вафат булучыларны искә алу көне итеп билгеләп үтелә. Аның төп максаты – һәлакәттә мәрхүм булучыларны тагын бер кат искә алу һәм аварияләрнең күп булуына игътибарны юнәлтү.

Агымдагы елның 10 айлык мәгълүматларына карасак, республика буенча юл-транспорт һәлакәтендә 272 кеше һәлак булган. Аларда күбрәк 15-25 яшьлек егетләр һәм кызларның гомерләре өзелү бигрәк тә аяныч. Тизлекне арттыру, каршы як полосага чыгу, спиртлы эчемлек кулланган килеш транспорт белән идарә итү – фаҗигага илтүче иң зур факторлар.

Җәяүлеләр белән булган аварияләр дә сагаерга мәҗбүр итә. Статистика күрсәткәнчә, мондый аварияләрнең күбесе караңгы вакытта, җәяүлене күрмәү нәтиҗәсендә килеп чыга. Кичләрен караңгы бик тиз төшү сәбәпле, җәяүлеләрнең киемнәрендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булырга тиеш. Бу аларның гомерен саклап калу өчен дә бик кирәк. Чөнки караңгы вакытта шоферга, җәяүлене күрүе кыенлаша, ә яктылык кайтарткычлар күрү аралыгын 3 тапкырга кадәр арттыралар.

2017 елның 1 июленнән юл хәрәкәте кагыйдәләренә 7 яшьлек баланы машинада арткы урындыкта иминлек каешы белән эләктереп йөртергә дә ярый дигән үзгәрешләр керсә дә, баланың куркынычсызлыгы өчен Юл хәрәкәте инспекциясе 12 яшькә кадәрге балаларны махсус креслода утыртып йөртергә киңәш итә. Ә алдагы урындыкта 12 яшькәчә булган һәрбер баланы махсус креслога утыртып йөртү мәҗбүри.

Юл-транспорт һәлакәте булмасын өчен, юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысының да кагыйдәне төгәл үтәве нәтиҗәсендә генә ирешеп була. Беребезгә дә якыннарыбызны югалту ачысын татырга язмасын, юлларда исән-имин йөрик!

Лилия Һадиева
Балтач Юл хәрәкәте инспекциясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юл-транспорт һәлакәте День памяти жертв в ДТП