Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Юл-транспорт һәлакәтендә хатын-кыз йөртүче – райондашыбызның гомере өзелгән

11нче декабрьдә республика юлларында шәхси бәла-каза китергән 18 юл-транспорт һәлакәте булган

Узган тәүлектә Татарстанның Арча районында 7.30 сәгатьтә Казан-Малмыж автоюлының 84 км нда җиңел машина белән йөк машинасы бәрелешкән, нәтиҗәдә Lada Kalina йөртүчесе шунда ук үлгән.
Якынча мәгълүматларга караганда, Lada Kalina автомобиле белән идарә итүче 40 яшьлек хатын-кыз каршы як полосага чыккан һәм "КАМАЗ" автомобиле белән бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә хатн-кыз һәлакәт урынында ук үлгән, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИИ. Урыны җәннәттә булсын райодашыбызның.
Узган тәүлектә республика юлларында шәхси бәла-каза китергән 18 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда бер кешенең гомере өзелгән һәм 22 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
Исән-имин йөрергә язсын барчабызга да.
Чыганак: Татар-Информ
Фото: http://news.sarbc.ru/main/2014/12/11/163102.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250