Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Юл ябык, безне башка җирдән җибәрделәр – сәбәбе һәлакәт

Башкалар Казанга бара, без кайта идек, ди үз исемен күрсәтмәүләрен үтенгән танышым. Арчага җиткәндә тимер юл өстендәге күперне узып, Сеҗегә станция аша бара торган юл кисешкән урында полиция машиналары һәм «Ашыгыч ярдәм» машиналары тора. Безне турыга җибәрмичә, станция аша Балтачка җибәрделәр.

Каршы яктан да барлык машиналар шушы юл белән киләләр иде. Димәк, нәрсәдер бик зур фаҗига булган, дип уйладым.

Дөрестән дә бу юл-транспорт һәлакәте кичә, 22 ноябрьдә, 14:50 сәгатьтә Казан - Малмыж трассасының 61 нче чакрымында - Арча районы биләмәсендә булган. Ә аныӊ сәбәпчесе руль артында утырган 82 яшьлек шофер була.

"Ока" машинасы белән идарә итүче 82 яшьлек карт тигез дәрәҗәдә булмаган юллар киселешендә төп юлдан хәрәкәт итүче "ВАЗ-2109" автомобиленә юл бирми. Бәрелеш аркасында "тугызлы" каршы як хәрәкәт полосасына чыгып "оча" һәм "ВАЗ-2114" машинасы белән бәрелешә.

"Ундүртле"нең 57 яшьлек йөртүчесе урында ук вафат була. "ВАЗ-2109" йөртүчесе хастаханәгә озатыла.
Фото: http://arskmedia.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250