Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Юл йөрү кагыйдәләрен бозу аянычлы тәмамлана (фото)

2016 елда Балтач районы территориясендә 22 һәлакәт теркәлеп, 2 кешенең гомере өзелде, ә 27 кеше тән җәрәхәтләре алды. Шушы аварияләрнең 3се спитрлы эчемлекләр кулланган килеш машина белән идарә итүчеләр гаебе белән булса, 14е зур тизлектә идарә итәргә яратучы шоферлар гаебе белән.

Ни кызганыч, балалар һәм яшүсмерләр белән бәйле булган юл-транспорт һәлакәтләре 5 булып, анда 5 бала тән җәрәхәтләре алды.

Юл фаҗигаләренең күбесе шоферлар гаебе белән кылына һәм күп очракта биредә балалар пассажир буларак катнаша. Бездә 3 очракта балалар пассажир булса, 2 очракта җәяүле. 1 һәлакәт шоферның юл кичүендә балага юл бирмәве аркасында булса, икенчесендә бала таудан чана белән юлга шуып төшә. 5 яшьлек бала өлкәннәр карамагыннан башка гына юлга чыккан. Балаларның гомер, сәламәтлеге өчен без өлкәннәр җаваплы, шуңа күрә әти-әниләрнең үзләре эшкә киткәндә аларга юл йөрү кагыйдәләрен истә тотарга кирәклеген кат-кат искәртүе, машина юлына чыгып уйнауның аяныч нәтиҗәләргә китерү ихтималы турында аңлатуы мөһим. Безнең хезмәткәрләр балаларны юл һәлакәтеннән саклау максатында, яшь кагыйдә бозучылар белән җитди эш алып бара. Юл аша тиешле урыннан чыкмаганда яисә машина юлына чыгып уйнаганда, аларга карата беркетмә төзелеп, мәктәп администратициясенә җибәрелә. 2016 елда гына да 76 җәяүле балага, 50 велосипедчыга, 3 балага яше тулмаган килеш скутерда йөргән өчен карточка төзелде һәм мәктәп администрациясенә җиткерелде. Монда сүз ниндидер җәза бирү турында бармый. Ә балаларның да, әти-әниләрнең дә игътибарын арттыру ниятеннән эшләнә.

Юл хәрәкәте иминлеге фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясенең Балтач бүлеге җитәкчесе Лилия Һадыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250