Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Юлларда сак булу кирәк (+фото)

Район Советы утырышлар залында Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин районныӊ хокук саклау органнары хезмәткәрләре катнашында зур киӊәшмә уздырды. чөнки соӊгы вакытларда районда юл-транспорт һәлакәтләренеӊ ешаюы күзәтелә.

Алдан хәбәр ителгәнчә узган атнада район Советы утырышлар залында Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин районныӊ хокук саклау органнары хезмәткәрләре катнашында зур киӊәшмә уздырды.

Бу җыелыш район прокуроры Айрат Низамиев инициативасы буенча чакырылуын әйтеп китәргә кирәк, чөнки соӊгы вакытларда районда  юл-транспорт һәлакәтләренеӊ ешаюы күзәтелә. Беренче көн тәртибе буенча район юлларында куркынычсызлык булдыру юнәлешендә  башкарыла торган эшләр буенча район ЮХИДИ җитәкчесе Рафил Шәймөхәммәтов чыгыш ясады.  Агымдагы елныӊ 8 аенда районда 23 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда 40 кеше яраланган, 4 кеше һәлак булган. 2017 елныӊ шушы  чорында юлларда   12 юл-транспорт   һәлакәте булып,  аварияда 15 яраланган һәм   1  кеше һәлак булган.    Юл-транспорт   һәлакәте  91,7 процентка,  зыян күрүчеләр саны   166,7 процентка,  үлүчеләр саны 300 процентка үскән.      Дөрес,  районда транспорт катнашы белән аварияләр саны узган елдагыга караганда кимрәк булуын   искәртеп узарга кирәк. 2017 елда 231, 2018 елда 210 авария теркәлгән.

Балалар катнашында булган юл-транспорт вакыйгалары да арткан, узган ел шушы чорга бер бала  катнашында юл-транспорт һәлакәте теркәлсә,  агымдагы елда инде ул икегә менгән һәм аныӊ берсе – баланыӊ турыдан-туры үз гаебе белән булган.

Районда һәр биш авариянеӊ берсен исерек хәлдәге транспорт йөртүче катнашында булуы  борчый торган факт. 2018 елныӊ 8 аенда ЮХИДИ инспекторлары   54 транспорт йөртүчене исерек хәлдә тоткарлыйлар, шуныӊ 6сы машина йөртү хокукыннан исерткеч эчемлекләр кулланган өчен  мәхрүм ителгәннәр.  Эчке эшләр бүлегенеӊ участок вәкилләре тарафыннан  4 исерек  шофер тоткарлана.

Күп кенә аварияләр транспорт белән идарә итүчеләрнеӊ игътибарсызлыгы яисә юл йөрү кагыйдәләрен начар белүләре аркасында килеп чыга. Һәр өч авариянеӊ берсе хәрәкәт итүнеӊ каршы ягына чыгу, юллар чатында узышу тәртибен сакламау һәм җәяләүлеләргә юл бирмәү аркасында килеп чыккан. Юлдан төшеп китү яисә юл кырына транспорт белән каплану фактлары да бихисап.  

Районда булган юл-транспортка бәйле аварияләрнеӊ 40 проценты бистә һәм авыллар урамнарында теркәлгән, шуныӊ яртысы Балтачта булган, Чепья, Норма, Карадуган  авыллары урамнарында да мондый хәлләр кабатлана. Аварияләрнеӊ барысы диярлек (80 проценты) Казан-Малмыж юлында булган.

Район прокуроры Айрат Низамиев билгеләп узганча, агымдагы елда транспорт һәлакәтендә үлүчеләр саны узган ел белән чагыштырганда арткан икән, бу һәркемне борчырга тиеш. Бу очракта хокук саклау органнары, юлларда һәлакәтләрне киметү һәм булдырмау буенча конкрет чаралар күререгә тиешләр. Дәүләт юл инспекциясендә хезмәткәрләр саныныӊ аз булуы мондый хәлгә акланырлык сәбәп түгел,  урыннарга чыгып рейдлар үткәрү нык кимеде,   диде ул.

Киӊәшмәне йомгаклап, район башлыгы Рамил Нотфуллин тыныч вакытта юлларыбызда  кешеләр һәлак була икән, бу  гадәттән тыш хәл буларак билгеләнергә тиеш, дип ассызыклап узды. Монда ЮХИДИ һәм эчке эшләр бүлегенеӊ участок вәкилләре белән бергә җаваплык  барлык җитәкчеләргә, бигрәк тә авыл җирлеге башлыкларына йөкләнә. Соӊгы вакытта күпләрне тетрәндергән Субаш-Арбор басу юлында булган аяныч юл һәлакәте дә  төнлә контроль җитмәгәнлектән килеп чыккан. Бу исә җәмәгать оешмаларыныӊ, мәдәният, яшьләр эше, спорт вәзгыяте өчен җаваплы кешеләрнеӊ дә эшләп бетермәгәнлеген күрсәтә, диде район башлыгы. Бурыч – һәр өлкәдә тиешле дәүләт, хокук саклау һәм җирле органнарныӊ, җәмәгать оешмаларыныӊ, җаваплы кешеләрнеӊ бердәм эшләвенә ирешү, кызганыч, районда бу юнәлештә әле без тулысынча эшлибез, дип әйтеп булмый, – диде ул.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп