Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Юлларда тәртип булырга тиеш.

Рифкать Миңнехановны Республикада белмәгән кеше аздыр. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, төрле оешмаларда булып, телевидение һәм радио аша чыгыш ясамаган көне сирәк. Шуныӊ өстенә төрле төбәкләрдә, районнарда булып, урындагы эшләр белән якыннан танышырга да, гади халык белән дә аралашырга вакыт таба.

Татарстан Республикасыныӊ юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт инспекциясе җитәкчесе Балтач районы җирлегендә район җитәкчесе Рамил Нотфуллин, юл куркынычсызлыгын тәэмин итүгә катнашы булган оешма җитәкчеләре белән аерым очрашты, балалар бакчасында да булырга өлгерде, халыкныӊ гөзерләрен дә аерым тыӊлады.
Аныӊ белән фикерләшкәндә, юлда тәртип булырга тиешлегенә тагын бер кат инанасыӊ, юл хәрәкәтендә вак-төяк булмавына ышанасыӊ һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт инспекциясе хезмәткәрләренеӊ эшенә сокланасыӊ. Юлларда һәркем имин булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250