Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Үзебез нинди – балабыз шундый

Кеше тормышының юл һәм андагы хәрәкәт белән уртак яклары күп. Юллар кемгәдер бәхет өләшә, ә кемгәдер, кызганычка каршы, бәхетсезлек тә алып килә. Ләкин бәхетсезлекнең башы, барыбер, кешеләрнең үзләренә барып тоташа.

Юл һәлакәтләре мәсьәләсе, бигрәк тә балалар катнашындагысы, җәмгыятебездә һәрчак актуаль урын биләде. Кызганычка каршы, бу бүген дә шулай.

– Юлларда иминлекне булдыру максатыннан, без эшчәнлегебезне нәкъ менә кече яшьтәге райондашларыбыз белән элемтәдән башлыйбыз. Бакчаларда үткән тематик кичәләр, “Күренеп тор!”, “Игътибар, балалар!” айлыгы кебек чаралар аша нәниләргә юлларда үзеңне ничек тотарга кирәклеге хакында аңлатабыз. Алган белемнәренең нәтиҗәсен рәсем конкурслары аша да бәялибез. Бүлеккә оештырылган сәяхәтләр бу юнәлештә белемнәрне арттыра дияргә кирәк. Бистәдәге балалар бакчалары белән генә түгел, авыллардагы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән дә тыгыз элемтәдә эшлибез, – ди юл хәрәкәте иминлеге фондының райондагы директоры  Лилия Һадиева.

Инде мәктәп укучылары белән зуррак масштабтагы эш төрләре башкарыла. Тематик чаралардан тыш, яшь инспекторлар белән бергәләп юлларга чыгалар. “Куркынычсызлык тәгәрмәче”, “Яшел ут”, “Уен – мөһим эш” кебек конкурслар укытучы-тәрбияче, балалар өчен үткәрелгән чараларның берничәсе генә. “Бала – төп пассажир”, “Куркынычсыз хәрәкәт”, “Юл кичүе” акцияләре дә юллардагы иминлекне саклауга нык ярдәм итә. Ата-аналар җыелышларында инспекторлар тарафыннан чыгыш ясаулар да эссез узмый дияргә кирәк. Олы яшьтәгеләр арасында үткәрелгән “Автоледи”, “Автобабай” конкурслары да үз нәтиҗәләрен бирә.

Бала өчен әти-әни һәрчак үрнәк булып тора, шуңа да алар юлда булганда шуны истә тотсыннар иде. Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү бала беренче адымнарын ясагач кына башланмый. Ул якыннарының үзләрен ничек тотуын күпкә иртәрәк исендә калдыра. Шуңа күрә баланы әлеге кагыйдәләргә өйрәтү өлкәннәрнең үзләрен ничек тотуыннан башлана. Шуны онытмыйк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юллларда