Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Зиратка баручы биш кеше берьюлы һәлак була

Ростов өлкәсендә өч хатын-кыз һәм ике ир-ат зиратка барышлый авариягә очраган. Алар утырган машина Дон елгасына төшеп киткән һәм кешеләр батып үлгән.

Ростов өлкәсендә өч хатын-кыз һәм ике ир-ат зиратка барышлый авариягә очраган. Алар утырган машина Дон елгасына төшеп киткән һәм кешеләр батып үлгән. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итә.

Фаҗига 27 апрельдә төш вакытында Константиновск шәһәре читендә була. Биш кеше бер җиңел машинага утырып, зиратка туганнары каберенә бара. Башлангыч версия буенча, машина йөртүче идарәсен югалта һәм иномарка елгага төшеп китә.

Салондагы бер кеше дә котыла алмый - биш кеше берьюлы һәлак була. Өч хатын-кыз мәетен тапканнар инде, ир-атларны әле эзлиләр, диелгән бу хәбәрдә.

Якшәмбе көнне машинаны автокран ярдәмендә елгадан алганнар. Kia Rio машинасын судан тартып чыгарган мизгелләрне видеога төшергәннәр.

Фото: tamtam.chat/sledcom_rf

tt.me/sledcom_rf

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп