Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

02 хәбәр итә

1нче сентябрь. Смәел. Төнлә билгесез кешеләр җәмгыять фермасыннан 170 килограммлы үгез урлыйлар. Җәмгыятькә 18 мең 700 сум зыян килә. РФ ҖКның 158нче маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылды. 7нче сентябрь. Нөнәгәр. Ленин урамында урнашкан 50нче йортта М.Р.Нәбиеваның мәете табыла. Көчләп үтерү билгеләре булганлыктан, РФ ҖКның 105 маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылды....

1нче сентябрь. Смәел. Төнлә билгесез кешеләр җәмгыять фермасыннан 170 килограммлы үгез урлыйлар. Җәмгыятькә 18 мең 700 сум зыян килә. РФ ҖКның 158нче маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылды.


7нче сентябрь. Нөнәгәр. Ленин урамында урнашкан 50нче йортта М.Р.Нәбиеваның мәете табыла. Көчләп үтерү билгеләре булганлыктан, РФ ҖКның 105 маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылды.

14нче сентябрь. Балтач. Билгесез бәндәләр Ленин урамының 17нче йорты ишегалдыннан биредә яшәүче А.Садыйковның «ВАЗ-21093» машинасын урлыйлар. Җинаять әлегә ачылмаган килеш. РФ ҖКның 166 маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылды. Тикшерү эшләре дәвам итә.

14нче сентябрь. Чепья. «Труд» җәмгыяте шоферы Юрий Чулпанов җәмгыять басуыннан 146 килограмм бәрәңге урлый. РФ ҖКның 158 маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылды.


15нче сентябрь. Камалов Роберт Мансурович исерек килеш хатыны Г.га үтерү белән яный. РФ ҖКның 116, 119 маддәләре нигезендә җинаять эше кузгатылды.
Эчке эшләр бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250