Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

1-2 октябрьдә гражданнар оборонасы буенча штаб өйрәнүләре уздырылачак

2019 елның 1-2 октябрендә Балтач муниципаль районы җирле үзидарә органнары, гражданнар оборонасы хезмәтләре һәм оешмалары белән гражданнар оборонасы буенча штаб өйрәнүләре уздырылачак.

Чара ике этапта булыр дип планлаштырыла. Беренче этабы: «Халыкның, матди һәм мәдәни кыйммәтләрнең табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр вакытында килеп чыккан куркынычлардан сакланышын арттыру буенча эшләр башкаруны оештыру». Икенче этап: «Табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр барлыкка килгәндә авария-коткару һәм башка кичектергесез эшләр үткәрү барышында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча бердәм дәүләт системасы һәм ГО идарә итү органнары һәм көчләре эшчәнлеген оештыру». Гражданнар оборонасы буенча «Старт» 1 октябрь көнне 6.00 сәгатьтә «Балтач муниципаль районының гражданнарны яклау идарәсе»нең бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте тарафыннан бирелде.

Гражданнар оборонасын, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү чараларын башкарганда туган оештыру һәм идарә итү мәсьәләләрен карау, шулай ук җитәкчеләр һәм гражданнар оборонасы вазыйфаи затларының теоретик белемнәрен һәм практик күнекмәләрен камилләштерү планлаштыралар. Ике этапта узачак тренировканың идеясе - гадәттән тыш хәлләр һәм аварияләр килеп чыгу зоналарында практик гамәлләр эшләү, идарәнең хәрәкәт пунктларын җәелдерү.

Хөрмәтле тренировкаларда катнашучылар, игътибарлы һәм уяу булыгыз, кинәт кенә килгән сигналларны оератив рәвештә кабул итеп, дөрес җавап кайтарырга әзер торыгыз!

Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: штаб өйрәнүләре ГО