Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

1 апрель иртәсе зур югалту алып килде

Аңа нибары 35 яшь иде...

1 апрель иртәсе күмәк хуҗалыгыбызга зур югалту алып килде. Мәкерле авыру санаулы көн эчендә иң булдыклы белгечләребезнең берсе Ирек Нурислам улы Мәннәповны арабыздан алып китте.

«Кызыл юл» хуҗалы-гында алты елдан артык эшләү дәверендә ул үзен бик тырыш, тынгысыз, сәләтле белгеч итеп танытты. Зоотехник, ферма мөдире буларак, эшен яратып, булдырып эшләде. Уен-көлкеле, җор телле, шул ук вакытта туры сүзле Ирек җитәкчеләр, белгечләр белән дә, авыл халкы, терлекчеләр белән дә уртак тел тапты. Һәрчак ачык йөзле иде, олысына-кечесенә хөрмәтле булды. Шуңа күрә үзе дә тиз арада ихтирам яулады.

Аңа нибары 35 яшь иде. Без тормыш иптәше Вәсиләнең, балаларының, әти-әнисенең, туганнарының ачы хәсрәтен чын ихластан уртак-лашабыз, сабырлык телибез.

Авыр туфрагың җиңел булсын, Ирек! Синең якты истәлегең күңелләребездә мәңге сакланыр.

 

«Кызыл юл» хуҗалыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: югалту