Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

1 июль көнне эшләүче хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләү тәртибе билгеләнде

Рәсәй конституциясенә төзәтмәләр өчен тавыш бирү көнне эшләүчеләргә хезмәт хакы икеләтә күләмдә түләнәчәк.

Билгеле булганча, 1 июльдә, РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча сайлаулар узачак, бу көнне, эш хакы икеләтә күләмдә түләнә. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча сайлау көне – 1 июль – ял көне буларак түләнәчәк", – дип хәбәрителә. Димәк, бу көнне эшләүчеләргә хезмәт хакы икеләтә күләмдә түләнәчәк. 1 июльдә эшләмәгән кешеләр өчен айлык хезмәт хакы кимемәячәк. Бу илнең төп законына төзәтмәләр буенча тавыш бирү көнендә хезмәт өчен түләү бәйрәм көннәрендә хезмәт өчен түләү кебек үк Хезмәт кодексы нормаларына нигезләнгән.

1 июльдә эшләүчегә башка вакытта ял көне алу мөмкинлеге дә каралган. Ул чакта тавыш бирү көнендә хезмәт хакы гадәти күләмдә генә түләнәчәк.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар конституциягә төзәтмәләр Россия конституциясе