Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

1 июльдән кемнәргә пособиеләр түләнә башлады?

Булачак әниләргә һәм 8 яшьтән 17 яшькәчә бала үстерүче ялгыз ата-аналарга пособиеләр түләү буенча еш очрый торган сорауларга җаваплар.

1 июльдән йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан һәм авыр финанс хәлле булачак әниләргә һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге бала үстерүче ялгыз әти-әниләргә пособие билгеләү өчен гаризалар кабул ителә башлады.Булачак әниләр өчен пособие регионда өлкән кешенең яшәү минимумының, ә ялгыз әти-әниләр өчен регионда балаларның яшәү минимумының яртысын тәшкил итә.

Булачак аналар өчен пособие

- Барлык булачак әниләр дә пособие алачакмы?

- Пособие йөклелекнең беренче 12 атнасында исәпкә баскан, гаиләдәге җан башына уртача керем регионда кабул ителгән өлкән кешенең яшәү минимумыннан артмаган хатын-кызларга бирелә. Пособие билгеләгәндә мохтаҗлыкның комплекслы бәясе исәпкә алына. Шунысы мөһим, йөкле хатын йөклелек статусын 10 атнадан - 14, 18 атнадан - 22 атнага кадәр, 30 һәм 32 атна аралыкларында дәлилләргә тиеш була. Йөклелек статусының үзгәрүе пособие түләү фактына тәэсир итә. Түләү вакытлыча туктатылып торырга яисә Пенсия фондына Социаль иминиятләштерү фондыннан алынган мәгълүматка нигезләнеп яңадан түләнү башларга мөмкин.

- Түләү аерым срокларга билгеләнәме?

- Әйе. Айлык пособие хатын-кыз исәпкә басканнан соң 30 көн эчендә гариза белән мөрәҗәгать иткән очракта, исәпкә баскан көннән, 30 көннән соңрак мөрәҗәгать итсә, гариза теркәлгән айдан бала туганчыга кадәр түләнә.

- “Йөкле” статусыннан “ана” статусына күчеп бара торган хатын-кызларны бала ай башында туган очракта пособиенең кайчанга кадәр түләнүе кызыксындыра.

- Пособие бала туган айны тулысынча кертеп түләнә.

- Йөкле хатын йөклелек буенча исәпкә иртә срокта, тик 1 июльгә кадәр баскан булса?

- Бу очракта булачак әни 1 июльдән гариза яза һәм баласы туганчы пособие алачак.

- Пособиене моңа кадәр эшләүче хатын-кызлар гына ала иде. Эшләмәүчеләр дә алырга мөмкинме?

- Пособие сорап мөрәҗәгать иткән вакытта булачак әни эшләмәгән очракта да нуль кереме кагыйдәсе буенча пособие алырга мөмкин. Гаиләнең керем күрсәткече исәпкә алынган чорда гаиләдәге өлкән кешеләрнең кереме яисә керем юклыкның объектив сәбәпләре булган очракта пособие билгеләнә.

Ялгызы гына бала үстерүче ата-аналарга биреләчәк пособиеләр турында:

Гаиләдәге уртача айлык керемнәре яшәү минимумыннан азрак булган ялгыз ата-аналарга ай саен пособие түләнә.

Түләүләр кемнәргә билгеләнә:

- Ялгыз әнигә яисә әтигә (ягъни, ата-ананың берсе үлгән, хәбәрсез югалган, баланың туу турында таныклыгына әтисе язылмаган яисә әнисе сүзе белән генә язылган);

- Бала ятим калган, ялгыз әтисе яисә әнисе үлгән очракта аның законлы вәкиленә;

- Балага алимент түләү хакында суд карары чыгарылган булса баланың ялгыз әтисенә яисә әнисенә, попечителенә.

Түләү билгеләгәндә бу очракта да мохтаҗлыкны комплекслы бәяләү кагыйдәсе кулланыла.

- Гаиләдә берничә бала булган очракта пособие ничек түләнә?

- Пособие әлеге яшь аралагына кергән балаларның һәркайсына түләнә.

- Яшь аралыгы төшенчәсенә ачыклык кертеп үтик әле...

- Пособие балага 8 яшь тулгач ул 17 яшькә җиткәнче түләнә.

- Пособие нинди срокка билгеләнә?

- Түләү бер елга билгеләнә һәм гариза буенча озайтыла.

- Түләүләр индексацияләнәчәкме?

- Әйе, айлык түләү ел саен 1 гыйнвардан регионда балаларның яшәү минимумы үсүгә карап арттырыла.

- Әти-әнисенең икесен дә югалткан балаларга пособие билгеләнәме?

- Әйе, ятим калган балалар өчен пособие аларның опекуннарына бала тулысынча дәүләт тәэмин ителешендә булмаган очракта түләнә. Пособие алу өчен опекуннарга яшәү урыны буенча Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

- Әтинең яисә әнинең алимент түләү-түләмәве мөһимме?

- Алимент түләү-түләмәү факты пособие билгеләүгә киртә була алмый. Иң мөһиме - алимент түләтү турында суд карары булырга тиеш.

- Әти-әнинең берсе аналык хокукыннан мәхрүм ителсә, икенчесе пособие ала аламы?

- Әтинең яисә әнинең кулында алимент түләргә тиешле суд карары булса, аңа пособие түләнә.

- Гаиләдә 8-17 яшь аралагындагы 2 бала бар. Гариза аларның һәркайсына язылырга тиешме?

- Юк, гаиләдә әлеге яшь аралыгында берничә бала булган очракта аларның барысына бергә бер гариза гына языла.

- Түләү алу өчен кая мөрәҗәгать итәргә?

- Сез Пенсия фондына дистанцион юл белән Дәүләт хезмәтләре порталы аша мөрәҗәгать итә аласыз. Шулай ук Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә килеп тә гариза язарга була.

- “Мохтаҗлыкны комплекслы бәяләү” һәм “нульле керем” төшенчәләре нәрсә аңлата?

- “Мохтаҗлыкны комплекслы бәяләү” дигәндә гаиләнең кереме, милке, шулай ук “нуль кереме” кагыйдәсе күздә тотыла.

Аерым алганда, җан башына айлык керем яшәү минимумыннан түбән гаиләләр түбәндәге милекләре булган очракта да пособие ала алалар:

- Гаиләнең һәр әгъзасына торак мәйдан 24 кв. метрдан артмаган 1 яисә берничә фатир.Торак яшәргә яраксыз дип танылган очракта ул мохтаҗлык дәрәҗәсен билгеләгәндә исәпкә алынмый.Шулай ук хроник авыруларның авыр формасы белән авыру сәбәпле башкалар белән бер йортта яши алмаган яки күп балалы гаиләгә ярдәм йөзеннән бирелгән торак та исәпләнми; гаилә гомуми торак мәйданының 1/3 яисә аннан азрак өлешеннән файдаланган очракта да исәпләнми;

- Гаилә торак мәйданы гаиләнең бер әгъзасына 40 кв.метрдан ким булган йорт яки берничә йортта яшәгәндә шулай ук мохтаҗлыкны бәяләгәндә торак исәпкә алынмый;. Шулай ук хроник авыруларның авыр формасы белән авыру сәбәпле башкалар белән бер йортта яши алмаган яки күп балалы гаиләгә ярдәм йөзеннән бирелгән торак та исәпләнми; гаилә гомуми торак мәйданының 1/3 яисә аннан азрак өлешеннән файдаланган очракта да исәпләнми;

- Бер дача;

- Бер яки ике гараж, машина кую урыны (гаилә күп балалы, гаиләдә сәләмәтлеге чикле кеше булса, автотранспорт яки мототранспорт чарасы гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү программасы кысаларында бирелсә);

- Шәһәр җирендә 0,25 гектардан, авыл җирлекләрендә яки җирлекара территорияләрдә урнашкан 1 гектардан артмаган җир кишәрлекләреннән файдалану. Шул ук вакытта күп балалы гаиләгә ярдәм йөзеннән бирелгән җир кишәрлекләре, ерак көнчыгыш гектары исәпкә алынмый;

- Торак булмаган бер бина. Җир кишәрлегендә яки бакчачылык кишәрлекләрендә шәхси торак төзелеше, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен төзелгән корылмалар, шулай ук күп фатирлы йортларда уртак милек (подваллар) яисә бакчачылык ширкәтләрендәге гомүмкулланыштагы кишәрлекләр исәпкә алынмый;

- Бер автомобиль (250 ат егәрлеклегеннән артык, сатып алганга 5 елдан азрак машинадан, 4 баласы булган гаиләнең 5 урынлы машинасын исәпкә алмаганда), күпбалалы яки бер кешесе инвалид гаиләдәге яки социаль ярдәм программасы кысаларында алынган гаиләләрдә ике машина;

- Бер мотоцикл, күп балалы, инвалид булган яки мотоциклны социаль ярдәм кысаларында алган гаиләләрдә - 2 мотоцикл;

- Бер берәмлек үзйөрешле техника (алганга 5 ел үтмәгән) - тракторлар, комбайннар һәм башка авыл хуҗалыгы техникасы. Алганга 5 ел узган үзйөрешле транспорт чараларының ничә берәмлек булуы мохтаҗлыкка бәя биргәндә исәпләнми;

- Бер катер яки бер моторлы көймә (5 елдан азрак). Алганга 5 елдан арткан кече үлчәмле суднолар да исәпкә алынмый;

- Процентлардан алган еллык керем Россия буенча җан башына яшәү минимумыннан артмаган, саклыкка салынган акчалар (уртача алганда бу сумма 250 мең сум тирәсе).

”Нульле керем” кагыйдәсе гаиләдәге олы кешеләрнең кереме (стипендия, хезмәт эшчәнлеге яки эшмәкәрлектән кергән табыш, пенсия) булуны яки булмау җитди объектив сәбәпләр белән нигезләнүне аңлата.

Керемнәр булмауга түбәндәге сәбәпләр булырга мөмкин:

- Күп балалы гаиләдә әти яисә әни балалар карый (ягъни берсенең 12 ай буе кереме юк, икенчесенең шул чорда хезмәт, эшмәкәрлек эшчәнлегеннән, иҗади эшчәнлектән табышы яисә пенсиясе, стипендиясе бар);

- Тулы булмаган гаиләдә бала карау (баланың рәсми рәвештә я әтисе генә, я әнисе генә бар, икенчесе үлгән, таныклыкка язылмаган яисә хәбәрсез югалган);

- Өч яшькә кадәрге бала карау;

- Инвалидлыгы булган яки 80 яшьтән өлкәнрәк кешене карау;

- 23 яшь тулмаган гаилә әгъзасының көндезге уку бүлегендә белем алуы;

- Хәрби хезмәттә булу һәм аннан кайткач 3 ай вакыт;

- 3 айдан артык дәвалану;

- Эшсезлек (эшсез буларак рәсми рәвештә мәшгульлек үзәгендә теркәлү һәм бу статуста 6 ай булу);

- Җәза срогын үтәү һәм азат ителгәннән соң 3 ай.

“Нульле керем” төшенчәсе, төгәлрәк әйткәндә, нульле керем кагыйдәсе айлык түләү билгеләгәндә керемнең: хезмәт хакы, пенсия, стипендия, бизнестан яисә үзмәшгульлектән алган табыш, авторлык гонорары рәвешендә берәр төре булырга тиешлекне аңлата.

Исәпкә алына торган чорда бу табышларның берсе дә булмаса һәм нульле керемнән җитди сәәбәп күрсәтелмәсә, гаиләгә түләү билгеләнмәү турында карар чыгарыла.

Керем булмауның җитди сәбәпләре түбәндәгеләр:

- 3 яшькә җитмәгән баланы карау;

- Инвалидлык булган яисә 80 яшьтән өлкән кешене тәрбияләү;

- 23 яше тулмаган гаилә әгъзасының көндезге уку бүлегендә белем алуы;

- 3 айдан озаграк дәвалану;

- Хәрби хезмәт срогын үтәү һәм азат ителгәннән соң 3 ай;

- Хокуктан мәхрүм ителү һәм азат ителгәннән соң 3 ай;

- Баланың я әтисе, я әнисе генә булу (икенчесе үлгән, хәбәрсез югалган яисә документта теркәлмәгән);

- Эшсезлек, әмма мәшгульлек үзәгендә теркәлгәннән соң 6 ай артык түгел;

- Күп балалы гаиләнең әти-әнисе.

Шунысын искәртү зарур, җитди сәбәпләр чорлары кушып исәпләнелә, бу исә бер җитди сәбәп булган чорга икенчесе кушылып санала дигән сүз. 12 айның 10сында нульле керемнең сәбәбе нигезләнгән очракта пособие билгеләнә.

- Гариза тутырганда хата җибәрелгән очракта нишләргә?

- Моңа кадәр күчерелгән түләүләр тәҗрибәсеннән чыгып шуны әйтергә була, гаризада еш кына дөрес булмаган, кайчакта бөтенләй ябылган счет күрсәтелә, счет гариза бирүче кешенеке булмый. Хата җибәрелгән очракта, гаризаны төзәтеп тутырырга кирәк. Тутырганда хата җибәрелгән очракта, Пенсия фонды аны төзәтергә кире җибәрә. Үзгәрешләрне 5 эш көне дәвамында кертеп була.

- Гариза биргәндә нинди реквизитлар күрсәтелә?

- Гаризада гариза язучының банк счеты реквизитлары – кредит оешмасының исеме яки БИК, корреспондент счеты, гариза язучының счет номеры күрсәтелә.

- Түләү билгеләнү-билгеләнмәү фактын ничек белеп була?

- Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша биргән очракта аның каралу-каралмау статусын шунда ук күреп була. Гаризаны Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә килеп тапшыручыларның үтенечләре канәгатьләндерелгән очракта пособие счетка күчерелә. Түләү билгеләнмәгән очракта, 1 эш көнендә гариза бирүчегә хәбәрнәмә җибәрелә.

Дәүләт оешмасы- Россия Пенсия фондының

Татарстан Республикасы бүлеге

 

Балтач районындагы клиентлар белән әшләү бүлеге телефоннары

2-51-57,2-46-53

Эл почта 013120-1301@013.pfr.ru

Адрес : 422250 РТ Балтач районы Балтач ш.т.б

В.Булатова ур..5/1йорт

Алдан приемга язылу очен телефон:2-54-35

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пособие пфр балаларга пособиеләр