Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

1 Май – эшләп ял итә торган бәйрәм

Тынычлык, Хезмәт, Май... 1 Май бәйрәменең әлеге шигаре һәркайсыбызга таныщ. Еллар агышы, буыннар алмашынуы, иҗтимагый-сәяси кыйммәтләрнең үзгәрүе нәтиҗәсендә әлеге дата хәзер инде башкачарак кабул ителә. Кайчандыр пролетар бердәмлекне гәүдәләндергән 1 Май бүген Яз һәм хезмәт бәйрәменә әверелде.

Яз кояшы көннән-көн ешрак елмая, кошлар сайрый, дөнья яшеллеккә күмелә... Бәйрәм дигәч, нигездә ял итү, күңел ачу кебек төшенчәләр күздә тотыла. Әмма якынлашып килгән бәйрәмнең асылы башкачарак. Бигрәк тә авылларда бу вакыт тулы куәтенә эш кайный торган чор. 4 көнлек ялларны салада эшләп "бәйрәм итәләр". Берәүләр өй юа, бакча, тирә-юньне тәртипкә китерә, баздан бәрәңге чыгара... Кыскасы, авыл кешесенең эше тавык та чүпләп бетерерлек түгел!

Кыр эшләренең дә кызган чагы. Игенчеләр күпьеллык үләннәрне, уҗымнарны тукландыра-тырмалый, сөрелгән җирләрне эшкәртә, көне-төне кырда тир түгә - чәчүдән кайтып керми. Язның бер көне ел туйдыра диләр бит. Көзне мул уңыш белән каршы алу өчен язын шактый гына тир түгәргә туры килә шул.

Һәркемнең 1 Май бәйрәме белән бәйле үз хатирәләре, әле бүген дә үткәрелеп килгән йолалары, гаилә традицияләре дә бар бит әле.

- 1 Майга бар туган-тумача җыелышып авылга кайтабыз. Авылда эш бетми инде ул. Бакча мәшәкатьләре, йорт тирәләрен җыештыру кебек эшләр шушы ял көннәрендә башкарыла. Өй юу - һәр авылда элек-электән килгән гадәт. Агачтан салынган өйләрнең һәр бүрәнәсе, түшәмнәре ышкый-ышкый юыла. Бөтен урын-җирләр язгы кояшка чыгарып киптерелә. Бу эшләр гадәттә көне буена сузыла. Әмма шуннан соң өй яңарып киткәндәй, аңа нур иңгәндәй була. Ә инде кичен шашлык пешереп ял итүе үзе ни тора! - ди Марат Сафин.

Балык Бистәсе районының күп кенә авылларында исә балаларның йомырка җыеп йөрү гадәте сакланган.

- Балалар өйдән-өйгә иртәнге 5тән үк йөри башлый. Әле йокыдан да тормаган буласың. Әби-апалар кичтән шуларга дип берәр чиләк йомырка буйый, кәнфит-печенье ала. Балаларны чабышып йөргәннәрен күрсәң иде! Бөтенесеннән алда җыярга дип тырышалар. Чөнки азакка калганнарга йомырка җитмәскә мөмкин бит. Иртәнге 8гә инде балалар капчыкларын тутырып өйләренә кайтып керә. Ул көнне бала-чагалы һәр өйдә суганлы йомырга сумсасы пешә, - ди Филүзә Кашапова.

Теләче районы Югары Кибәхуҗа, Арча районы Түбән Мәтәскә авылында да балалар 1 Майны көтеп ала. Биредә дә "йомырка бәйрәмнәре" элек-электән килгән гадәт. Малай-кызлар җыеп кайткан сый-нигъмәтләр белән бөтен гаилә утырып сыйлана бу көнне. Әлеге традиция дуслык, туганлык жепләрен ныгыту буларак кабул ителә.

- Бу йола әби-бабаларыбыз заманнынан ук калган. Элек авыл яшьләре сабан эшләре башланыр алдыннан һәм бу эшләр тәмамланганнан соң, төрле уеннар, җыеннар уздырган. Алар йорттан-йортка кереп, "кызыл билле" прәннекләр җыеп йөргән. Кайберәүләр төрле төскә манылган йомыркалар да биргән. Менә шул тәм-томнар белән авыл яшьләре җыелышып бәйрәм ясаган, - ди әлеге йоланың барлыкка килү тарихы турында Лилия Нуриева.

Республикабызның кайбер авылларында исә "Карга боткасы" пешерәләр. Бала-чага шулай ук өйдән-өйгә йөри, җырлар җырлый, такмаклар әйтә, әлеге йортка, аның хуҗаларына изге теләкләр тели. Бер генә йорттан да, билгеле, аларны буш кул белән чыгарып җибәрмиләр. Шул рәвешле, ботка пешерер өчен ярма, йомырка, май, җимешләр җыела. Аннары боларның барысын да өлкәннәргә алып кайтып бирәләр. Өлкәннәр болынга чыгып ботка пешерә, ә яшьләр, балалар шунда җырлыйлар, бииләр, такмак әйтәләр, төрле кызыклы уеннар уйныйлар.

P.S. Шашлык пешерергә, чүп-чар ягарга җыенганда, кагыйдәләрне истән чыгармагыз!

Чыганак: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/57158-1-may-%E2%80%93-eshl%D3%99p-yal-it%D3%99-torgan-b%D3%99yr%D3%99m.html

Фото: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/57158-1-may-%E2%80%93-eshl%D3%99p-yal-it%D3%99-torgan-b%D3%99yr%D3%99m.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250