Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

10 мең сум түләүләрне алу өчен тиздән гаризалар бирергә мөмкин булачак

Мәктәп яшендәге балаларга түләүне бер гариза буенча алырга мөмкин булачак.

Мәктәп яшендәге балалары булган гаиләләргә 10 мең сум түләүгә гаризаларны июль уртасында кабул итә башлыйлар. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

«Июль уртасында гаризалар кабул итә башларга планлаштырабыз», — диде Хезмәт министрлыгы башлыгы урынбасары Ольга Баталина төгәл көне хөкүмәт карары белән билгеләнәчәген ачыклап.

Аның сүзләренчә, акчаны августта түли башлыйлар. Гаризаны 1 ноябрьгә кадәр бирергә мөмкин булачак. Тиешле күләмдә акча Финанс министрлыгы белән килештереләчәк, дип өстәде министр урынбасары.

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга ясаган юлламасында балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чаралары турында сүз алып барды. Аерым алганда, августта мәктәп яшендәге балалы гаиләләр 10 мең сум күләмендә акча түләнәчәк. Бу ярдәм шулай ук быел беренче сыйныфка керүче укучыларга кагыла.

Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков сүзләренчә, мәктәп яшендәге балаларга түләүне бер гариза буенча алырга мөмкин булачак, дип яза Шәһри Казан.

Чыганак: Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пособие балаларга пособиеләр 10 мең сум