Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

10 миллион сумлык ярдәм (фото)

- Мин үземә кайбер даруларны ветаптекадан алам. Андагылар ышанычлырак кебек, файдасы ныграк сизелә. - Мин сиңа күптән әйтәм бит инде. Малларга кешегә караганда да игътибар зур.

Район ветстанциясе җитәкчесе, районның баш ветеринария табибы Алмаз Зөлфәт улы Исрафилов белән очрашкач, урамда ике кеше сөйләшеп торган шушы әңгәмәне искә төшердем.
- Үземнең дә ишеткән бар, - дип күтәреп алды ул. - Күбрәк буыннар сызлаганда, төрле сөяк, тире авыруларына дару-мазьларны ветаптекадан алуны кулай күрәләр. Хайваннар да бит җан иясе, кешеләр шикелле чирләп тә китәләр. Системалы төстә ветеринария тикшерү, профилактик чаралар үткәрү таләп ителә.

- Кызык. Районда ничә баш мөгезле эре терлек, кәҗә, сарык, дуңгыз, тагын эте, мәчесе бар икән?
- 48 меңгә якын (34800е 20 җәмгыятьтә, калганы шәхси хуҗалыкларда, фермерларда) мөгезле эре терлек, җәмгыятьләрдә 12762 дуңгыз, шәхси хуҗалыкларда 12000ләп сарык, 1000 башлап кәҗә һәм җәмгыятьләрдә 1067, шәхси хуҗалыклар белән фермерларда 1000 башлап ат бар. Әле тагын 2500 башлап этнең, 2000гә якын мәченең сәламәтлеге өчен дә безнең район ветеринарлары җаваплы.

- Шушының кадәр хайванга күпме табиб хезмәт күрсәтә?
- Районда 60ка якын ветеринар-фельдшер эшли. Аларның 75 проценты югары, калганнары урта махсус белем белән. Уртача яшьләре 40 тирәсе. Ветеринария табиблары кирәк әле. Әмма безнең эштә диплом белән генә булмаганлыгын онытмасыннар иде. Хайваннарны яраткан, һөнәренә күңеле белән тартылган кешеләр генә эшли ала. Безнең хезмәттән бөтен кешелекнең сәламәтлеге бәйле. Янәшәбездәге кече туганнарыбыз чирләп, кешелеккә авыру тарату чыганагы булмасын өчен тырышабыз.

- Ветеринария хезмәтенә хөкүмәт юкка гына зур игътибар бирмидер шул.
- Татарстан Республикасы Президенты инициативасы белән республикада безнең хезмәткә кагылышлы программа да эшли. Карадуганда, Аланда яңа ветеринария пунктлары шул программа ярдәмендә төзелде. Һәркайсы 2 миллион 300 мең сумга төшкән бу биналар шушы як авылларына хезмәт күрсәтүдә мөмкинлекләрне арттырды. Балтачтагы төп бинабыз да нык искергән, җылы тотмый, тышкы ягы белән урамны да ямьсезләп тора иде. Программага кертелеп, аңа капиталь ремонт ясалды. Стенасын тыштан җылытып, заманча материаль белән тышладылар, түбәсе сүтеп яңадан ябылды, тәрәзәләр алыштырылды, эчке коммуникацияләр яңартылды - барысы 2 миллион сумлык эш эшләнде. Ә узган ел ветлаборатория бинасына шундый ремонт үткәрелде, Чутайда 2 миллион 300 меңлек ветеринария пункты төзелде. Рәхәтләнеп эшлә генә.

- Ә ул нәрсәдән гыйбарәт соң?
- Беренче чиратта хайваннарда, алар аша кешеләрдә таралу куркынычы булган йогышлы авыруларны булдырмау. Һәр төбәктә маллардан даими анализлар алына, вакциналар ясала. Менә бу котыру авыруына каршы икеайлыкта да йөзләгән эткә, мәчегә вакциналар ясалды.
- Кыйммәт аласызмы?
- Монысы бушлай. Әмма хайван авырып китеп, яки бозаулый алмаганда һәм башка шундый очракларда табиб чакырсаң, прейскурант буенча түләргә туры. Чөнки без хуҗалык исәбендәге оешма. Бюджеттан хезмәт хакына аз күләмдә генә бирелә, күбрәген үзебез эшләп табарга тиеш. Инде дәүләт тә безнең турыда, безнең эш шартлары турында шулай кайгыртып торганда алга куелган бурычларны үтәп барачагыбызга шик юк. Районда тормышка куркыныч янаучы йогышлы авырулар килеп чыгуга һәм таралуга моңа кадәр дә юл куймадык һәм куймабыз.

- Амин, шулай булсын. Авыр һәм җаваплы хезмәтегездә уңышлар теләп, әңгәмәдәш Хәлил Нәкыйпов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250