Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

10 йортлы хуҗалыктан торган авылда зур юбилей – Асия апа Зыятдиновага 90 яшь тулды.

Күтәреп һәм чанада тартып күпме товар ташыганын бары үзе генә белә.

Пыжмара авыл җирлегенә кергән Иске Пукшинер авылын районда күпләр белми дә, белсә дә, аӊа охшашлы Яӊа Пукшинер авылы белән буталчык килеп чыга. Без дә, ялгыш юлга кереп, Әтнә ягына китә яздык. Шоферыбыз безгә кирәк авылга исән-сау илтеп җиткерде үзе. Анда баруныӊ сәбәбе бик саллы, 10 йортлы хуҗалыктан торган авылда зур юбилей – Асия апа Зыятдиновага 90 яшь тулды. Улы һәм килене тәрбиясендә яшәүче Асия апа килүчеләрнеӊ барчасына рәхмәт сүзләрен генә ирештерә. Авыр сугыш елларында чабаталы килеш урман кисүләр, колхозда нинди эш кушалар, барысын җиренә җиткереп башкару, ачлыкныӊ ни икәнен якыннан белү - болар барысы да ветеранныӊ күӊел түрендә саклана. Соӊрак сельпо кибетенә билгеләнгәч тә, сынатмый Асия апа. Авыл халкыныӊ мәнфәгатьләрен кайгыртып, күтәреп һәм чанада тартып күпме товар ташыганын бары үзе генә белә. Иӊ истә калганы - ике авыл арасында бүреләрнеӊ чыгуы булгандыр, дип искә ала Асия апа. Әле дә күз алдында, бүреләр сузып-сузып улыйлар, якыная баралар, тавышларына караганда бер зур өер иде бугай, товар салган чаналарны тартып, көчкә авыл башына кайтып җиттек. Күп нәрсәләрне инде хәтерләмим, ә менә монысы  исемдә калган, ди Асия апа.

 Асия апаныӊ тырышлыгын авылдашлары яхшы белә, әле 90 яшенә кадәр үз хуҗалыгында күп эшләрдә булышкан, бүген дә һәртөрле эшләр турында хәбәрдар. Район башлыгы Рамил Рашит улы Нотфуллинныӊ юбилярга Рәсәй Президенты хатын һәм бүләкләр тапшыруы Асия апаныӊ күӊеленә хуш килде, рәхмәтләрен җиткерде. Юбилярныӊ шатлыгын  уртаклашырга килгән күрше Рауза һәм Тәскирә әбиләр уӊган, булган безнеӊ Асиябез, дип мактап туймадылар, бергә, озын гомердә яшәргә дигән теләкләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әбиләр