Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

12 яшьлек кыз 4 туганын янгыннан коткарган

Октябрьский бистәсендә 12 яшьлек кыз ут капкан йорттан дүрт туганын алып чыккан.

Бу көнне өлкәннәр эшкә киткән, ә өйдә биш балигъ булмаган бала калган. Аларның иң кечкенәсенә нибары 4 яшь кенә була. 12 яшьлек Милена - иң зур бала телевизор карап утырганда тәрәзәдән ялкын һәм төтен күреп ала. Ишекне ачып, алдагы якта ут котырган булу сәбәпле, чыгып булмасын аңлап, кухня тәрәзәсеннән Диманы, Алешаны, Иринаны һәм Ваняны урамга чыгара.
Ул арада йорт янына күршеләр җыела. Коткаручылар килеп җитүгә йорт һәм аның тирәсендәге корылмалар ут эчендә була, шуңа да бөтен хуҗалык янгыннан соң юк була.

Кыз батырлык өчен бүләкләнәчәк.
Чыганак: Хезмәт даны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250