Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

129-131 йортларында яшәүчеләр кемгә рәхмәтле? (+фото)

Республика шәһәрләрендә, районнарында дәүләт программасы нигезендә күпкатлы йортларга капиталь ремонт үткәрү максатыннан Балтачның Ленин урамындагы 129-131 йортларына апрель- август айларында капиталь ремонт ясалды.

Бу күпкырлы һәм четерекле эшне Сафиуллин Наил Камил улы җитәкләгән "СтройГрад" оешмасы югары дәрәҗәдә һәм сыйфатлы итеп башкарып чыкты. Йортыбызның тышкы һәм эчке өлешләре заман таләпләренә туры килерлек итеп матураюында оешма мастеры Галимов Фәнис Рашит улына, фасад һәм түбә эшләрен эшләгән Хөрмәтуллин Фердинантка, Бариев Иреккә, Гыйләҗетдинов Расилга буяу-агарту эшләрен башкарган Гузялова Людага, Мөхәрләмова Тәслимәгә, йортларның нигезен ныгытучы Ханнанов Рафис, Шакиров Рәис бригадаларына, эретеп ябыштыручы Закиев Ринатка, электр линияләрен алыштырган "Мегаом" оешмасы егетләренә, Ибраһимов Фәрит Нәкыйп улы җитәкләгән идарәче компаниягә чиксез зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Сезгә киләчәк тормышыгызда бәхет-шатлыклар, корычтай сәламатлек, эшегездә зур уңышларлар теләп калабыз.

Балтачнын Ленин урамындагы 129-131 йортларында яшәүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев