Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

14 яше тулган яшүсмер балтачлыларга паспорт тапшырдылар (+фото)

Кеше тормышында мөһим вакыйгалар шактый булса да, паспорт алу аеруча истә кала торганыдыр. Чөнки нәкъ шул мизгелдән син үзеңне тулы хокуклы Россия гражданы итеп хис итә башлыйсың.

Балалар яклау көне уңаеннан 2022 елның 26 май көнендә Балтач районы ГХАТ бүлегендә, 14 яше тулган яшүсмер балтачлыларга паспорт тапшырдылар. Яшь паспорт ияләренә район ветераннар Советы рәисе Абдуллин Рифат Абулла улы, яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Рафис улы, “Бердәм Россия” партиясенең Балтач районы буенча башкарма секретаре Хәйруллин Айрат Фарук улы матур теләкләрен җиткерделәр. Укучыларга төп документны тантаналы рәвештә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гайнетдинов Илһам Фидаил улы тапшырды, һәр укучыга киләчәктә илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләде. Паспорт алган яшь балтачлылар өчен Рәсәй Федерациясенең гимны башкарылды һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Киләчәктә бу балалар илебезнең чын патриотлары булып, үзләренең яхшы укулары, актив булулары белән дәүләтебезнең ныгыуна зур өлеш кертерләр дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев