Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

15 Май – халыкара гаилә көне!

2020 елның 4 аена Балтачта 82 баланың тууы теркәлде, беренче балаларын 28 әни, икенчесен – 24, өченчесен – 23, дүртенчесен 7 әни алып кайтты.

Барлык гаиләләр дә тату һәм бәхетле булсын!

Ел да 15 майда – табигатьнең иң гүзәл, алмагачлар чәчәккә төренгән вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез. Гаилә кешенең таяныр ноктасы, һәркем өчен кадерле урын. Ул кешене шәхес буларак формалаштыра, рухи һәм әхлакый тәрбия бирә, иң матур гореф-гадәтләрне сакларга һәм үстерергә ярдәм итә. Үз йортында бәхетле булган гына бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү өчен тәгаенләнә. Көнозын дөнья куып арган адәм баласы гаилә ышыгында аз гына булса да ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя.

Балтач районыбызда 10 меңнән артык гаилә исәпләнә. Гаилә һәр кешегә кирәкле җылы учак ул. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Шунысы куаныч, безнең җирлектә дә пар канатлы ныклы гаиләләр бихисап күп. Ә гаиләдә бала туу – һәркем өчен сөенечле вакыйга. Бала туу аның нигезен ныгыта, ямь өсти.

Районыбызда күп балалы гаиләләрнең артуы, гаилә ныклыгын күрсәтә. 2020 елга районда өч балалы гаиләләр саны – 496, 4 балалы – 48, 5 балалы – 14, 6 һәм 8 балалы – 1әр гаилә исәпләнә. 2020 елның 4 аена 82 баланың тууы теркәлде, беренче балаларын 28 әни, икенчесен – 24, өченчесен – 23, дүртенчесен 7 әни алып кайтты.

Агымдагы елда 37 пар гаилә корып җибәрде. Яшьләргә ныклы гаилә булып, бәхетле гомер белән яшәүләрен теләп калам. Чыннан да, гаилә тормышы – исәпсез-хисапсыз хезмәт, сикәлтәле гомер юлы. Шул юллардан гомер буе бер-берсен аңлап, бер-берсенә ярдәм итеп, бер-берсенә юл куеп яшәүче гаиләләр – һәр кешедә соклану уята.Бәйрәм уңаеннанһәр гаиләгә исән-сау булып, сәламәтлек белән яшәүләре насыйп булсын. Йортларыбызда тынычлык, татулык, үзара аңлашу булсын, яңа туган сабыйлар бәхетеннән дөньялар гөрләп торсын.

Зөһрә Әхмәтханова,
район ЗАГС бүлеге мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гайлә