Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

15 нче февраль — Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне итеп үткәрелә (фото)

Бу афәт күпме яшь гомерләрне өзде, әти-әниләренә гомерлек кайгы китерде.

Әфган сугышы барлык милләт кешеләре өчен дә уртак. Һәр шәһәр, район, авылга кагылган аның рәхимсез җиле. Күп йортларга кергән аның кайгысы. Бу афәт күпме яшь гомерләрне өзде, әти-әниләренә гомерлек кайгы китерде.

Сугышта катнашучылар гына түгел, бүгенге яшьләр һәм киләчәк буын кешеләре дә бу вакыйганы онытырга тиеш түгел. Әлеге максаттан 10 сыйныф укучылары өчен районыбыз әфганчылары җәмгыяте җитәкчесе Дилүс Гатиятуллин башлангычы белән оештырылган музейга сәяхәт оештырылды.

Әфган сугышында безнең районнан 185 кеше катнашкан. Шуның 7се — Кызыл Йолдыз ордены алган, 11 кеше «Батырлык өчен», 21 кеше "Сугышчан батырлыклар өчен"медальләргә лаек.

Эй, Әфганчы! Синең батырлыгың,
Күп елларга калыр сакланып,
Бер хәбәрсез югалганнар хакын,
Хаклыйк бүген әйдә, тын калып!...

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әфганчы-интернационалистлар Әфганчылар көне