Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

16 майдан “Игътибар балалар!” айлыгы башланды

Бүген, ягъни 16 майдан "Игътибар балалар!" айлыгы башланды һәм ул 15 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Агымдагы елның 4 аенда республикада балалар катнашы белән 163 юл-транспорт фажигасе теркәлде, шуларда 3 баланың гомере өзелде, 172 бала тән җәрәхәтләре алды. Хәзерге вакытта җәяүле балалар катнашы белән булган фаҗигаләр артуга бара. Статистикага күз салсак, фаҗигаләрнең өчтән бер өлеше җәйге вакытка туры килә. Балалар юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатыннан, 16 майдан 15 июньгә кадәр республика күләмендә традицион профилактик чара «Игътибар балалар» айлыгы игълан ителде.
Айлык вакытында җәяүле балаларның юлда дөрес йөрүенә, велосипедта 14 яше тулмыйча идарә итүчеләргә һәм җәяүлеләрнең юлны аркылы чыгу урынында җәяүлеләргә юл бирмәүче шоферларга аеруча игътибар биреләчәк. Шулай ук балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итүу шартлары, ягъни баланы махсус утыргычсыз яки куркынычсызлык каешы эләктермәгән килеш машинага утыртып йөрүче әти-әниләрне кисәтү максатыннан мәктәп һәм балалар бакчалары яннарында рейдлар оештыралачак. Иң беренче балаларга юл кагыйдәсе таләпләрен төшендерүче кешеләр - без өлкәннәр, ә иң беренче чиратта әти-әниләр. Балаларыбызга яхшы яктан гына үрнәк күрсәтик һәм игътибарлы булыйк. Җәйге каникулларны исән-сау, хәвеф-хәтәрсез генә үткәрергә язсын.

Лилия Һадиева,
Юл хәрәкәте иминлеге
фәнни һәм мәгариф программаларын
финанслау дирекциясенең
Балтач бүлеге җитәкчесе.
Фото: trkarcha

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250