Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

17 август иртәсе райондашларыбызга кайгылы хәбәр китерде...

17 август иртәсе райондашларыбызга кайгылы хәбәр китерде: үзенең 36 елдан артык гомерен район финанс бүлегенә – тынгысыз хезмәткә багышлаган Солтан Газизулла улы Галимуллин вафат булды.

Солтан Газизулла улы 1939 елның 1 апрелендә Ор авылында дөньяга килә. Мәктәптә яхшы укуын, исәп-хисапка төгәллеген белгән ул чактагы “Кызыл Октябрь” колхозы җитәкчеләре аны Сабадагы бер еллык хисапчылар курсына укырга җибәрә. Аны уңышлы тәмамлагач, ул туган колхозында счетовод булып эшли. Бу елларда җәмәгать эшләрендә актив катнаша, колхозның башлангыч комсомол ячейкасын җитәкли. Яшь булуына карамастан, аны партия сафларына кабул итәләр.

1958 елда Солтан Газизулла улы Совет Армиясе сафларына алына. Ике ел писер, аннан соңгы биш елда склад мөдире булып хезмәт итә. Армиядән кайткач, район финанс бүлегенә эшкә урнаша, читтән торып, техникум тәмамлый һәм инспектор, өлкән инспектор, бюджет бүлеге җитәкчесе һәм район финанс бүлеге мөдире урынбасары булып, барлыгы 36 ел ярым бер урында хезмәт куеп, лаеклы ялга чыга. Аның тырыш хезмәтләре район җитәкчелеге тарафыннан һәрчак югары бәяләнә. Ул мактау таныклыклары, рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр иясе. Кызганычка, ике мәртәбә үз һөнәре буенча “атказанган” исеменә тәкъдим ителсә дә, югары финанс белеме булмау сәбәпле, кире кагыла. 1999 елда ТР Президентының Мактау таныклыгы белән бүләкләнә.

Солтан Газизулла улы – финанс өлкәсендә районыбызда иң күп хезмәт куйган легендар шәхесләребезнең берсе. Һөнәри осталыгы, белеме, төгәллеге бүген дә күпләр өчен үрнәк, өлге булып тора. Аның якты истәлеге, Балтачыбыз елъязмасында лаеклы урын алган хезмәтләре әле озак еллар күңелләрдә сакланыр. Мәрхүмнең гаиләсенең, балаларының авыр кайгысын чын ихластан уртаклашабыз.

Р.Р.Нотфуллин, А.Ф.Хәйретдинов, М.Х.Зарипов, Д.Х.Габдрахманов, Ф.З.Әхмәтханов, Р.М.Ильясов,  Р.А.Абдуллин, И.Д.Габдрахманов, Л.К.Мәннапова, Н.Г.Мөхәммәтгалиев, И.С.Сабиров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рәхмәт сүзе соңгы юлга озату хушлашу сүзе