17 ел эчендә 13 операция кичергән Фәнис Миңнемуллин: «Миңа авырлыкларны җиңәргә спортка тартылуым ярдәм итте»
«Берәүләрне тормыш гомергә бер генә сыный. Кеше дөнья зилзиләләренә каршы үзенең кечкенәдән үк җыелып килгән гайрәтен, тамырларына ана сөте белән кереп таралган көчен куя. Куя да өстенә ябырылып килгән бөтен авырлыкларны бер селтәнүдә юкка чыгара. Шул мизгелдә каушап калмаганнарны батыр диләр...»
- Улыбызның аякларындагы кимчелек тумыштан ук. Тәпи киткәч тә, без моны сиздек, әмма ул яхшы йөрде. Җиде яшьләр тирәсендә аксый башлады. Табиблар, тиз арада операция кирәк, диделәр. Берара улыбыз ятып кына да торды, аягына бөтенләй баса алмады, шөкер, бу авырлыкларны җиңәргә көч тапты, хәзер йөри, - дип сөенә әтисе.
Ул да түгел, Фәнис үзе дә кайтып җитте. Күрше авыл мәктәбендә укыйлар икән. Автобус йөртә.
- Миңа авырлыкларны җиңәргә спортка тартылуым ярдәм иткәндер. Сабан туенда, кызык өчен генә, кул көрәштереп карадым. Ярышны оештыручылар мөмкинлекләремне күрделәр, бу спорт төре белән ныклап шөгыльләнергә киңәш иттеләр. Шул рәвешле Балтачта «Хыял» спорт мәктәбенә йөри башладым. Тренерларым Әлфия Зыятдинова, Фагыйль Гайнетдинов нык ярдәм итәләр, - ди Фәнис.
Егет көн саен берәр сәгать вакытын спортка багышлый. Гантельләр күтәрә, дуслары белән кул көрәштерә, быел чыгарылыш сыйныфында укыгач, имтиханнарга әзерләнергә дә кирәк. Армреслинг буенча ярышларда катнашырга да вакыт таба.
Физик яктан мөмкинлекләре чиклеләр арасында уздырылган кул көрәштерү ярышларында үз авырлыгында Фәнис Миңнемуллин алдынгылыкны бирми. Киләчәктә нинди һөнәр сайлаячагын әлегә хәл итмәсә дә, төгәл белә: армреслинг, спорт юлын дәвам иттерәчәк. Хыялларың тормышка ашсын, уңышлар сиңа, батыр малай!
Эльвира Мозаффар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев