Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

19 март – Илебезнең хәрби су асты көймәсендә хезмәт итүчеләр көне якынлаша

Районыбызда су асты көймәсендә хезмәт иткән 15 егетебез бар.

19 март көнне Ватаныбызны су асты көймәләрендә саклаган ир-егетләребез бәйрәм итә. Алар тирән диңгез төпләрендә, океан асларында ил чиген саклаган, Ватан алдында батырлыкка тиң хезмәт күрсәткән ир-егетләр. Бәйрәм якынлашкан көннәрдә, хәрби су асты көймәсендә хезмәт итүчеләрнең райондагы җәмгыять рәисе Наил Хөснетдинов редакциябездә булып китте.

– Бу безнең өчен, ягъни су асты көймәләрендә ил чиген саклаучылар өчен гаять тә зур бәйрәм. Батырлык, горурлык, кыюлык бәйрәме! – ди патриот Наил Хөснетдинов. – Районыбызда су асты көймәсендә хезмәт иткән 15 егетебез бар. Шуның 13е атом-төш көймәсендә, 2се дизельле корабта  хезмәт итте. Республикада су асты көймәсендә хезмәт итүчесе бу кадәр булган бердәнбер район без. Ил алдындагы хезмәтебез белән горурланып яшибез һәм 19 март көнне 15 егетебезне, райондагы барлык диңгезчеләрне һәм безне хөрмәт иткән һәркемне гаиләләре белән “Ватан сакчылары” паркына, үз көчебез белән булдырган корабль-постамент янына, флаг күтәрергә дәшәбез. Диңгез флотында флаг традиция буенча корабльдә генә күтәрелә, җилме-буранмы, яңгырмы-кармы, бернигә карамастан, иртәнге сәгать 9 да күтәрелә, кичке 6 да төшә.

Бәйрәм 9.00 сәгатьтә башлана. Яшьләр бездәйләрдән үрнәк алсын, безнең батырлыкны кабатласын, Ватан алдындагы бурычын үтәүдән курыкмасын. Якынлашып килүче бәйрәм белән сезне, егетләр!  +12

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев