2 август - безнең бәйрәм.
Төп бәйрәм тантанасы Казанга чыгу юлы янәшәсендә балкып торучы «Ватан сугышчылары» мемориаль һәйкәл комплексында узар
Көндез, әлбәттә, бәйрәм ихтыяри, кемнәрдер тәртип белән генә, десанчы формасын югалтмыйча, ВДВ әләмнәре, эмблемаларыбыз, формаларыбыз (һич югы- берет, телняшка) белән районыбызны әйләнер, вакытсыз арабыздан киткән дусларыбызның «хәлен» белер, аларның гаиләләренә сугылып, сугылып, җылы-юаткыч сүзләре белән мәрхүмнәрне искә алырлар…
Ә төп бәйрәм тантанасы Казанга чыгу юлы янәшәсендә балкып торучы «Ватан сугышчылары» мемориаль һәйкәл комплексында узар. Җыйналу вакыты- кичке сәгать 6 да (һәр хәлдә, Аллаһы боерса…).
Мөмкинчелеге, теләге булган барлык райондашлар, республикабызда, күрше төбәкләрдә яшәүче якташларыбыз, бәйрәмебезгә рэхим итегез!
ФӘРИТ Шәрифуллин, Әфган сугышы ветераны,
ВДВ ветераннарының район советы рәисе.
РАМАЗАН Фәрзиев, авыл хәбәрчесе,
ВДВ ветераннарының район район советы члены.
Фото: Рәсүл Фәрзиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев