Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2 май көнне җиде кешелек Фазылҗановлар гаиләсе урамда кала...

2 май көнне Балтач районының Арбаш авылында яшәүче Фазылҗановлар йортында янгын чыгып, җиде кешелек гаилә урамда кала... Йорт белән бергә мунча да яна...

Фаҗига булыр алдыннан өйдә ике һәм дүрт яшьлек балалары белән әтиләре генә калган була.

– Көндезге өчләр тирәсе иде. Апам кибеттә эшли, балаларны йоклаттым да аның янына чыгып киттем. Өйдә ике бала белән җизни генә калды. Башта ут исәпләгеч атканын, аннары верандада нәрсәдер шартлаган тавышны ишетеп, шунда чыгып караган. Өйнең яна башлавын күреп, балалар янына йөгереп кереп, аларны күтәреп алып чыккан. Өйдән бернәрсәне дә алып чыга алмадык. Кырык минут эчендә өй дә, мунча да янды. Күрше кызы, ут верандадан чыгып, мунчагызга күчте, аннары кире өегезгә “керде”, диде. Өй, җир документларын яңартып кына куйган идек. Бөтен документлар да янды. Үзебез дә бер кат киемнән урамда калдык. Мин әлегә күршеләрдә, әти, апамның гаиләсе, олы апамның кызы туганнарда яши. Янган нигезне чистарта башладык. Авылдашларыбыз ярдәм итә. Йортыбызны иминиятләштергән идек, килеп карадылар, әлегә берни дә әйтмәделәр. Күпмедер булса да акчасы чыгармы-юкмы, белмибез, – дип сөйләде Әнисә безгә.

Йортлары 2000 еллар тирәсендә салынган гына булган. Ут кыска ялганыш аркасында чыккан дигән фараз бар. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, өйнең яртысы янган була инде.

Изге рамазан аенда ярдәм кулы сузарга авырсынмасак иде.

* Акча күчерү өчен Сбербанк картасы номеры: 2202 2005 5068 8525 (Фазулзянова Аниса Тагировна). 8 (908) 331-31-29 номеры картага беркетелгән.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын янгыннардан саклану урамда калу йорт янган мунча янган