Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

20 ноябрь - Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне

«Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында» 2011 елның 21 ноябрендәге 324-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе карары белән билгеләнгән Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне 2019 елның 20 ноябрендә узачак.

Бу көнне дәүләт хакимиятенең башкарма органнары, җирле үзидарә органнары, адвокатлар һәм нотариуслар ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның, аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге яки авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге балаларның хокукларын һәм закон белән саклана торган мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча хокукый консультация бирәчәкләр.

Моннан тыш, Прокуратура, Җәзаларны үтәү федераль хезмәте идарәсе (УФСИН), Федераль суд приставлары хезмәте идарәсе (УФССП), Балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәләре (ПДН), Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре (КДНиЗП), Балтач район башкарма комитетының опека һәм попечительлек секторы, Мәгариф идарәсе, Социаль яклау бүлеге, Нотариаль палата һәм Адвокатлар палатасы хезмәткәрләре тарафыннан әлеге көнгә багышланган чара үткәрәчәкләр. Чара 2019 елның 20 ноябрендә сәгать 10.00 да штб. Балтач, Ленин урамы, 52 нче йорт адресы буенча урнашкан район мәдәният үзәгендә була.

Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү дәресләре районның белем бирү оешмаларында узачак. Шулай ук, бу көнне бушлай юридик консультацияләр һәм лекцияләр үткәрү планлаштырыла.

Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү планлаштырыла:

- ятим балаларга;

- ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга һәм аларның законлы вәкилләренә;

- ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган баланы үз гаиләсенә тәрбиягә алырга теләүчеләргә;

- уллыкка алучыларга;

- инвалид балаларга һәм аларның әти-әниләренә;

- балигъ булмаган балаларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча, авыр тормыш хәлендә калган башка гражданнарга.

Балтач муниципаль районы халкын әлеге чараларда актив катнашырга чакырабыз.

Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү