Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

20 ноябрь көнне "Бөтендөнья бала көне" уңаеннан Балтачта ниләр башкарылды (+фото)

Бөтенроссия Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне уңаеннан, район башкарма комитетының юридик бүлеге оештыруында район үзәк китапханәсе бинасында бала хокукына бәйле мәсьәләләр буенча бушлай хокукый ярдәм күрсәтелде

20 ноябрь көнне "Бөтендөнья бала көне", Бөтенроссия Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне уңаеннан, район башкарма комитетының юридик бүлеге оештыруында район үзәк китапханәсе бинасында бала хокукына бәйле мәсьәләләр буенча бушлай хокукый ярдәм күрсәтелде.

Чарада районара суд приставлары вәкиле, район социаль яклау бүлеге юристы, адвокат, нотариус, прокуратура, мәгариф идарәсе вәкилләре катнашты.

Бу көнне сораулар белән килүче гражданнар арасында бала хокукына бәйле мәсьәләләр, опека һәм балалар белән ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләргә кагылышлы сораулар бар иде. Шулай ук ятимнәр, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар шундый балаларны үз гаиләсенә тәрбиягә алырга теләгән затлар, уллыкка алучылар, инвалид балалар, аларның законлы вәкилләренә бушлай юридик ярдәм күрсәтелде.

Әлеге чарага килгән җаваплы затлар балаларның торак белән тәэмин ителү мәсьәләләре буенча, югары уку йортына укырга кергәндә ташламалардан файдалану мөмкинлеге, үзләренең нинди хокукларга ия булуларын ачыклау, кичке 17.00 сәгатькә кадәр маршрут автобусының йөрмәве, урам утларының тиешенчә яктыртылмавы, районда коррекцион мәктәп булмау һәм башка тормыш мәшәкатьләре белән бәйле үзләрен борчыган актуаль сорауларын бирделәр.

 

Ясминә Шәмсетдинова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар