Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

20 яшендә сукыр егеткә кияүгә чыгучы кыз өендә кара тавыш чыга

Ләйлә белән Ризат балаларның җәйге лагеренда таныштылар. Педагогия институтында укучы Ләйлә монда практика үтәргә килгән иде, ә Ризат — баянда уйнап, балаларны җыр­­ларга өйрәтергә.

Ләйлә чем кара чәчле, төз гәүдәле, чибәр егеткә бер карауда игътибар итте. Ризат кына аңа нишләптер бер дә күтәрелеп карамады.
Бер ноктага те­кәлеп, баянда уйнап утыруын гына белде. Дөрес, Ләй­лә үзен матур кыз дип уйламый. Битен бетчә басканга бик борчыла ул. әнисе әйтүенчә, егерме яшь тулсын әле менә, аннан да матур кыз тирә-юньдә булмаячак та. Нишләп бер дә күтәрелеп карамый икән соң аңа Ризат?
 
Берничә көн уйланып йөргәннән соң Ләйлә егеткә беренче булып үзе эндәште.
 
— Минем исемем Ләйлә, — диде ул. — Бигрәк матур уйныйсыз.
 
Ризат берни дәшмәде. Хәтта күтәрелеп тә карамады.
 
Кичен, балалар йокларга яткач, Ләйлә бүлмәдәш кызына зарланырга тотынды:
— Беләсеңме, Люция, безнең гармунчы егетебез чукрак ахрысы ул.
— Син ни сөйлисең? — дип бүлдерде аны бүлмәдәше. — Ризат бит сукыр. Тумыштан түгел. Грипп белән авырып шулай булган. Аны күләгәне шәйли диләр. Күрмәсә дә институт тәмамлаган ул.
 
Ләйләнең күзенә йокы кермәде ул төнне. Ул бит “Слепой музыкант” дигән әсәрне кат-кат укып, андагы геройларның бер-берсенә мөнәсә­бәтенә шак­каткан иде. Ризат та бит әнә искиткеч чибәр, нинди акыллы! Таң атканда Ләйлә үзенең гашыйк булуын аңлады. әйе, әйе, нәкъ теге “Слепой музыкант” әсәрендәге кыз кебек.

 

 

Фото: pixabay.com/ru

tatyash.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш