Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа елга яңа паспорт белән 

Яңа 2018нче ел килеп ишек какканда – 27 декабрь көнне район башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә районыбызның 14 яше тулган 5 яшүсмеренә тантаналы рәвештә паспорт тапшыру вакыйгасы булды.

Әлеге истәлекле көн уңаеннан ГХАТ бүлеге җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова яшь гражданнарны котлап, ихлас теләкләрен ирештерде һәм рәсми документ хакында сөйләде. Укучыларның киләчәктә шушы паспортлар нигезендә үзләрен бары тик яхшы яктан гына күрсәтеп, илебезнең лаеклы гражданнары һәм җәмгыятьткә файда китерүче шәхес булуларын теләде. Шулай ук тантананы үзенең җылы, якты теләкләре белән район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин дәвам итте. Ул яшьләрнең кулында кеше тормышындагы шәхесне ачыклаучы исемнәре язылган яңа иң мөһим документ. Шул исемгә тап төшерми, керләндерми сакларга өндәде. Яшь гражданнарга паспортларның кулларын кысып тапшырган җитәкче Рамил Хафизов исә паспортның кулланылыш срогы, паспорт алмаштырулар тәртибе белән таныштырды. Әлеге мөһим чара уңаеннан укучыларның әти-әниләре һәм якыннары да килгән иде. Бәйрәм тантанасы азагында яшьләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды һәм күмәкләп фотога төшү оештырылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: паспорт