Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2018 елгы үзара салым акчаларын җыя башларга вакыт

Район җитәкчелеге тарафыннан җирле халыктан җыела торган үзара салым акчаларын вакытында туплап бетереп, планга кертелгән эшләрне язга чыгу белән башлап җибәрү бурычы куелды.

Балтачның барлык авыл җирлекләрендә дә, шул исәптән Балтач шәһәр җирлегендә дә референдумнар үткән дип саналды. Район җитәкчелеге тарафыннан җирле халыктан җыела торган үзара салым акчаларын вакытында туплап бетереп, планга кертелгән эшләрне язга чыгу белән башлап җибәрү бурычы куелды.

Һәр җирлек үзара салым акчасын нинди эшләр башкаруга тотачагын алдан ук хәл итеп куйган иде инде. Ә хәзер референдумда кабул ителгән сумманы җыя башлау - көнүзәк мәсьәлә булып тора.

Хөрмәтле райондашлар, Балтач халкы, үзара салым акчаларын вакытында бирә башласак иде. Авылларыбызның төзеклеге, тирә-ягыбызның матурлыгы үзебездән торганлыгын да онытмыйк. Әлеге акчаларга авыл урамнарына таш түшәлде, зиратлар коймаланды, чишмә-коелар яңартылды, юллар, күперләр төзекләндерелде, җәяүлеләр өчен тротуарлар булдырылды, балалар өчен уен мәйданчыклары ясаткан җирлекләр дә барлыкка килә башлады. Барлык башкарылган эшләр дә күз уңында.

Барысы да үзебез өчен бит. Шунысын да истән чыгармасак иде халыктан җыелган һәр 1 сумга хөкүмәтнең 4 сум өстәве дә зур файда. Мондый форсатны һич тә кулдан ычкындырырга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үзара салым