Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2020 елда 44 юл объекты ремонтланачак

Быел Татарстанда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча 44 юл челтәре объектын ремонтлаячаклар.

Казан агломерациясендә — 27, Чаллыда — 15, Түбән Камада ике объект төзекләндереләчәк. «Барлык объектлар буенча да эшләрне башкаруга дәүләт килешүләре төзелгән», - диелә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәрендә.

Әлеге максатларга 4,6 миллиард сумга якын акча юнәлдереләчәк, шуның 2,1 миллиарды - федераль бюджеттан.

Узган елда Татарстанда әлеге илкүләм проект буенча гомуми озынлыгы 205,8 чакрым тәшкил иткән 173 юл объекты норматив хәлгә китерелгән.

«Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты узган елда гамәлгә ашырыла башлады. Моңа кадәр Татарстан хәзерге вакытта илкүләм проект составына керә торган «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» өстенлекле федераль проектында катнашты.

«Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» проекты Россиядә 2019 елның гыйнварыннан бирле Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган 12 илкүләм проектларның берсе.

Фото "Хезмәт" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев