Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2020 елда Германия һәм Төркия Татарстанга иң күп инвестицияләр кертүчеләр

Тугыз айда республикага Германия инвестицияләре күләме 330 млн. доллар тәшкил итте.

Германия һәм Төркия агымдагы елның тугыз ае нәтиҗәләре буенча Татарстанда чит ил инвесторлары арасында лидерлар булдылар. Бу хакта ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина «Татар-информ»МА биргән интервьюсында хәбәр итте.

«Безнең Төркия белән гадәттәгечә яхшы мөнәсәбәтләр, без алар белән озак һәм күп эшлибез. Быел Германия үзен яхшы күрсәтте. Минемчә, алар үз күләмнәрен арттыра ала. Тугыз ай нәтиҗәләре буенча, Германия Төркияне узып киткән. Алар 330 млн. доллар инвестицияләгән, һәм бу тугыз айда гына», — дип билгеләде Миңнуллина.

Шулай ук ул Карабахтагы вәзгыять Төркия белән мөнәсәбәтләргә йогынты ясамады, дип өстәде. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы 21-23 декабрьдә Истанбулда үткән саммитта катнашты.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвестиция