Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2020 елда Татарстан эшкуарларына ярдәм итүгә 3 млрд. сум бүлеп бирелгән

2020 елда Татарстан эшкуарлары ТР Икътисад министрлыгы аркылы 3 млрд. сумнан артык финанс ярдәме алды.

Дәүләт программаларын, «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына булышлык итү" милли проектын тормышка ашыру кысаларында ярдәм күрсәтелде.

482 млн. сум федераль бюджеттан, 1 млрд. сум республика бюджетыннан бүлеп бирелгән, калган акчалар 2020 елда Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды һәм Татарстан Республикасы Гарантия фонды капиталы хисабынан юнәлдерелгән.

Республиканың 1200 дән артык оешмасы һәм шәхси эшмәкәре финанс ярдәменнән файдалана алды.

Әйтик, агымдагы елда 1,2 млрд. сумлык 670 микрозайм хупланылган. 2020 елда микрофинанс продуктлары программасы киңәйтелде. Ярдәм чараларына аеруча зыян күргән, әмма табышның 30% ын югалткан эшкуарлар, моношәһәрләр эшмәкәрләре, индустриаль парклар һәм сәнәгать мәйданчыклары резидентлары, икътисадның реаль секторыннан эшмәкәрләр, инвесторлар, яңа эш башлаучы эшмәкәрләр – студентлар һәм вузны тәмамлаучылар, үзмәшгульләр исәп тота ала. Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды тарафыннан эшләнгән «Перезагрузка» (икътисадның реаль секторындагы эшмәкәрләр өчен) һәм «Бер процентлы» ("Однопроцентный") (аеруча зыян күргән, әмма табышның 30% ын югалткан эшкуарлар өчен) микрофинанс продуктына ихтыяҗ аеруча зур булды.

Республиканың Гарантия фонды 325 эшкуарга ярдәм итте. Алар цөчен җаваплылык алу,  бизнес вәкилләренә 7,4 млрд. сумлык заем финанславын җәлеп итәргә мөмкинлек бирде.

2020 елда эшмәкәрләр ТР төбәк лизинг компаниясе ярдәме белән 277,2 млн сумлык лизинг ярдәме алган.

Шулай ук эшкуарлар арасында иң кирәкле чараларның берсе - субсидияләр. Шулай итеп, агымдагы елда эшкуарлар кредитлары буенча процент ставкаларының гомуми суммасы 100 млн. сум һәм азык-төлек һәм азык-төлек китерү хезмәтләре өчен түләүгә бәйле чыгымнарның гомуми суммасы 28 млн. сум субсидияләнгән.

Финанс программаларының күпчелек өлешен гамәлгә ашыру 2021 елда дәвам итәчәк. Программаларның һәрберсе кече һәм урта бизнеска аның формалашуы һәм үсешенең барлык этапларында ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Киңәшләшү өчен телефон: 8 (843) 524-90-90

Фото: pixabay.com/ru

Чыганак: mert.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярдәм эшмәкәрлек