Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2020 - юбилейлар елы булды - 2021

Менә тагын бер ел артта калды. Кәбисә ел булганлыктан, 366 тынгысыз көн дигән сүз бу...

– Үзенчәлекле пандемия елы буларак, кемнәрдер өчен югалтулары, авыру-сынаулары белән истә калгандыр, шул сәбәпле, моңсуланырга-моңаерга сәбәпче дә булгандыр. Шул ук вакытта күпләр өчен ул хезмәт уңышлары,  гаиләдәге матур яңалыклар, шәхси биеклекләр, үсеш-үзгәреш елы булып та истә калыр.  

Матур юбилейларга, истәлекле даталарга да бай булды 2020 ел. Бөек Җиңүнең – 75, Республикабыз төзелүнең – 100, районыбыз оешуның – 90, районыбыз авылларына табигый газ кертелеп бетүнең 20 еллык бәйрәмнәрнең һәркайсы үзе тарихи вакыйгага тиң иде. Бу уңайдан күптөрле чаралар үткәрелде, бик күп истәлекләр, хатирәләр яңартылды, тарих битләренә күчкән фактлар, исемнәр кабат барланды, бүгенгегә кайтарылды. Шушы яктан гына караганда да, аларның һәркайсы зур тарихи әһәмияткә ия, районыбыз тормышында мөһим бер чор, яңа борылыш этабы буларак, хаклы рәвештә, олы тантана дип бәяләнде. Киләсе елда истә калырлык сөенечле вакыйгалар күп булсын,  һәр гаиләгә шатлыклы хәбәрләр генә ишетергә язсын! Басу-кырларыбызда күкрәп иген уңсын, һәр өлкәдә югары нәтиҗәләргә ирешергә, эшле дә, ашлы да булып яшәргә насыйп булсын!

Түрдән уз, 2021!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел