Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2021 елда ТР Яшьләр министрлыгы яшүсмерләр белән эшләүгә басым ясаячак

Идарәдә 2020 елгы эшчәнлеккә йомгак ясадылар һәм киләсе елга өстенлекләрне билгеләделәр.

ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында 2020 елдагы эшкә йомгак ясадылар һәм киләсе елга өстенлекләрне билгеләделәр. Киләчәктә 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр — яшьләр белән эшләүгә басым ясалачак. Бу хакта йомгаклау матбугат конференциясендә ведомство башлыгы Дамир Фәттахов хәбәр итте.

«Киләсе елда яшьләр эшләре министрлыгы „Яшүсмер“ программасын өстенлекле итеп билгеләде. Балаларны үз структураларыбызга һәм программаларыбызга никадәр иртәрәк җәлеп итә башласак, без алар белән шулай иртәрәк элемтәгә керәбез. Бу безгә килеп туган проблемаларны күрергә һәм аларны күңелсез нәтиҗәләргә китергәнче хәл итәргә ярдәм итәчәк", - дип билгеләп үтте министр.

Спикер яшүсмерләр клублары эше камилләштереләчәк, аларның эшчәнлегенең билгеле бер стандарты булдырылачак, дип ассызыклады.

"Яшүсмерләр клублары биналар диварлары арасыннан ишегалдына чыгарга тиеш", — дип белдерде Дамир Фәттахов.

Ул үзен мисал итеп китерде: кайчандыр җирле яшүсмерләр клубының футбол командасы тренеры яшь кешене урамда туп типкәнен күреп, футбол белән шөгыльләнергә чакырды.

Матбугат конференциясендә Фәттахов узып баручы елда ирешкән уңышларны санап үтте. Алар арасында - балалар лагерьларын һәм яшьләр үзәкләрен яңарту программасы, шулай ук яшь гаиләләр өчен социаль ипотека пораммалары бар.

Бу ел эчендә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы дәүләт хакимияте органнарының үз-үзен тәэмин итә торган субъекты һәм яшь кешеләр белән хезмәттәшлекнең мөһим субъекты булды, дип санады министр.

Фәттахов яшүсмерләр өчен ышаныч телефоннарын яңарту турында сөйләде. Линиядә эшләүче кадрларның квалификациясен арттыру планлаштырыла. Шуны да искәртик: яшүсмерләр өчен психологик ярдәм күрсәтү буенча тәүлек буе эшли торган линия булдыру ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының 2021 елга куелган ачык максатлар алтылыгына керде.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дамир Фәттахов