Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2021 елның 26 ноябрендә халыкка бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне

2021 елның 26 ноябрендә «Россия юристлары ассоциациясе» иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге һәм «Бердәм Россия» сәяси партиясе тарафыннан халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча Бөтенроссия көне үткәрелә.

Санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, чараны дистанцион форматта (телефон элемтәсе аша гражданнарга консультация бирү), республика районнарында һәм шәһәрләрендә эш көне дәвамында 8:00 дән 15:30 сәгатькә кадәр (Казан шәһәрендә 9:00 дән 16:30 сәгатькә кадәр), консультантларның сменалы составы белән, төшке ашка тәнәфессез үткәрү планлаштырыла.

Казан шәһәрендә түләүсез юридик ярдәмне түбәндәге телефон номерлары буенча алырга мөмкин:

  • 8-800-201-16-00;
  • WhatsApp: 8 (987) 205-00-63;
  • (843) 238-10-00.


Балтач районында иҗтимагый кабул итүләр Балтач, Ленин урамы, 45нче йорт (Мәдәният үзәге) адресы буенча үткәрелә, җитәкчесе Хәйруллина Алисә Миңнемулловна: (84368)2-52-38.

Халыкка юридик ярдәм күрсәтәчәкләр:

  • Пенсия фонды белгече Сафина Алсу Сәяфовна - 8:00-09:30;
  • Балтач нотариаль округы нотариусы Хөснетдинова Гөлнара Радиковна - 11:00-12:30;
  • «ТР БТИ» АҖнең Балтач бүлекчәсе җитәкчесе Закиров Айрат Шамилевич - 12:30-14:00;
  • Адвокат Нәбиев Рәшит Мәсхүтович -14:00 - 15:30.


Халыкка түләүсез юридик ярдәм РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге, ТР Нотариаль палатасы, «Татарстан Республикасы Техник инвентаризация бюросы» АҖ, ТР Адвокатлар палатасы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Конституция суды, ТР Юстиция министрлыгы, дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре, Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге әгъзалары тарафыннан күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бушлай юридик ярдәм